Баулы, Мөслим, Чаллы Зөләйхасы ул
Атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, режиссёр, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, республика күләмендәге мәдәни чараларның сценарийлар авторы, якташыбыз Зөләйха Мохитулла кызы Минһаҗева, юбилее уңаеннан, иҗатташ дусларын, якташларын иҗат кичәсенә җыйды. Чара Яр-Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда үтте.
Иҗат кичәсе хакында сүз башлаганчы, язма героеның биографиясе белән кыскача гына танышып китү урынлы булыр. Зөләйха Минһаҗева 1955 елда Баулы районы Салих авылында дөньяга килә. Яңа Чүте авылында сигез сыйныфны, соңрак әтисенең туган авылы Яңа Шалтыда 10 сыйныфны тәмамлый. 1971 елда Яңа Каразирек авыл клубында эшли башлый. Ике елдан Казан мәдәният институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, юллама белән Мөслимгә, халык театрына режиссёр булып килә. Аннары язмыш җилләре, иҗат юлы аны Чаллы шәһәренә алып килә. Нәкъ менә биредә ул югары дәрәҗәләргә ирешә, тагын да күбрәк иҗатташ дуслары барлыкка килә. Иҗат кичәсе барышында да сәхнәдән иҗатташ, сәхнәдәш, һөнәрдәш дуслары өзелмәде.
Ә иҗат кичәсе һәр нечкәлеген уйлап, зәвыклы итеп әзерләнгән. Кичә барышында бары тик Зөләйха Минһаҗева сүзләренә генә язылган җырлар яңгырады. Моңлы, дәртле җырларга котлаулар үрелеп барды.
– Без бүген Баулы районыннан якташыбызны котларга дип килдек, – дип сәхнәдән сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин. – Хөрмәтле Зөләйха Мөхитовна, сезгә район башлыгы Ильяс Гозәеровның да котлауларын җиткерәм, аның исеменнән рәхмәт хаты тапшырырга рөхсәт итегез. Сезнең иҗат юлы башкаларга үрнәк, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга күрсәтү, тапшырып калу юнәлешендә зур эшләр башкарасыз.
– Якташым Зөләйха Минһаҗеваның күпкырлы шәхес буларак белә идем, иҗат кичәсендә сокландым та, горурландым да. Очрашу югары дәрәҗәдә оештырылган, бик ошады. Аңа киләчәктә дә иҗатта уңышлар юлдаш булсын, – дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина. –
– Бүген бирегә Салих авылыннан килдек, – дип сүзне дәвам итте мәдәният йорты хезмәткәре Тәслия Галиева. – Без Зөләйха туып-үскән йортка күршеләр идек. Гади авыл кызының үз тырышлыгы, чаялыгы, таланты аша шундый югары дәрәҗәләргә ирешүе, үз урынын таба белүе белән чын-чынлап горурланам. Ул безнең авылдан чыккан йөзек кашы, халкыбызга мәдәният өлкәсендә чын-чынлап хезмәт иткән шәхес.
– Кичә бик эчтәлекле, авылдашлар, күршеләрдән күп сәламнәребезне җиткерәбез, – дип сөйләде Салих авылыннан бәйрәмгә чакырулы кунак, китапханәче Ләйсәнә Таһирова. – Кызганычка каршы, безнең китапханәбездә Зөләйха Минһаҗеваның китаплары бик аз. Киләчәктә китапханә фондын аның китаплары белән дә баетасы килә. Безнең кечкенә генә Салих авылыннан шундый күренекле кеше чыкканына кичә барышында сөенеп утырдым. Киләчәктә авылыбызда да шундый очрашулар насыйп булса иде.
Иҗат кичәсе, тормыш, яшәеш, ярату хисләре белән сугарылып, тамашачыга иреште.
– Бөтен кешене дә бәхетле итеп күрергә телим. Ә бәхет сүзе үз эченә бик күп төшенчәләрне, мәгънәләрне ала. Бәхет – гаиләләр иминлеге. Бәхет – эшеңдәге хөрмәт тә! Бәхет – гаилә белән бергәләп чәй эчә алулар да. Бәхет – тынычлык та, – диде Зөләйха Минһаҗева. – Бөтен якыннарымның бәхетле булуын телим, чөнки алар бәхетле булганда гына минем бәхетем дә тулы була. Берәр якын кешем бәхетсезлеккә тарыса, минем дә бәхетем китек була. Ул тулы була алмый.
Әлбәттә, чара барышында илләр, көннәр тынычлыгы хакында да җырлар яңгырады. Язучы якташыбыз, тормышның һәр мизгеленә игътибар, мәхәббәт, зирәклек һәм дуслык күзлеге аша карап, яшәешнең һәр минутыннан ләззәт ала һәм аны үзенең укучысына, тамашачысына җиткерә алу сәләте белән сокландыра.
Зөләйха Минһаҗева кайда гына яшәсә дә, эшләсә дә җирле халык аны үз итә, алай гына да түгел, шул җирлектә туган кеше итеп кабул итә. Баулы өчен ул – Баулы Зөләйхасы, мөслимлеләр өчен – Мөслим Зөләйхасы, ә чаллылар аны Чаллы Зөләйхасы диеп горурлана...
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең “Эврика” мәдәният үзәгендә хезмәт куючы, халыкның гореф-гадәтләрен торгызуга зур игътибар бирүче якташыбыз хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев