Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзерме?

Быелгы яңа уку елына Баулының берничә мәктәбе укучыларын яңарышлар белән каршы ала. Беренче һәм бишенче санлы мәктәпләрдә кабинетлар «Үсеш ноктасы» милли программасы буенча яңартыла һәм «Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» программасы буенча параллель рәвештә мәктәпнең ашханәләре ремонтланды. Төзекләндерүдән соң махсус комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшерде.

“Быел яңа уку елына беренче һәм бишенче мәктәпләрнең азык- төлек блоклары ремонтланды. Төзекләндерү эшләренә барлыгы унбер миллион сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук беренче, өченче, бишенче һәм җиденче санлы мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” программасы нигезендә кабинетлар ремонтланды.

Бишенче санлы мәктәп бинасы 1995 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәптә 465 бала укый.  26 ел дәвамында биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. “Үсеш ноктасы” милли программасы буенча химия, физика һәм биология кабинетлары яңартылган. Физика фәнен укытучы Диләрә Романова яңа уку елына укучыларын түземсезлек белән көтә.

–Балаларны көтеп алабыз инде каникуллардан, исән- сау килсеннәр, –  ди физика-математика фәне укытучысы Диләрә Романова. – Хәзер укырга да, укытырга да бик кызыклы. Безнең кабинетыбыз яңа җиһазлар белән тулыланды.

«Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» программасы буенча мәктәп ашханәсе тулысынча яңартылган, шулай ук яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Тик шул яңа матур ашханәдә эшләү өчен районда пешекчеләр табылмаган. Мәктәп һәм район җитәкчелеге киңәшеп, Лениногорск шәһәреннән ике пешекчене көн саен китерүне оештырган.

–Менә шулай килеп чыга, күпләр районда эш юклыкка зарланалар, – ди район башлыгы Рамил Гатиятуллин. – Ә гади генә мәктәп ашханәсендә үзебезнең районнан эшләргә килүче табып булмый.

Яңартылган мәктәп, җиһазландырылган кабинетлар һәм ашханә – боларның барысын эшләү өчен 5 миллионнан артык акча сарыф ителгән. Уку елы башлану белән ата-аналарны тагын бер сорау – балаларның иминлеге. Баулы районы мәктәпләренең иминлеген тәэмин итәр өчен бюджеттан барлыгы 13 миллион сум акча бүленгән. Керү юлында ишек төбендә кизү торучы мәктәп хезмәткәреннән башка шәхси сак оешмасы хезмәткәре дә булачак. Бер уку учреждениесең дә ата-аналардан өстәмә акча җыярга хакы юк. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева ассызыклап үтте.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә барлыгы 3889 укучы бала белем ала, аларның 430 ы тәүне тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә.

Индира Сәйфуллина

 

 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ