Баулы һәм Апас районнарында мәктәп спорт залларын ремонтлау планлаштырыла
Яңа елда «Мәгариф» милли проекты буенча республиканың кайбер мәктәпләре яңартылачак.
2022 елда республиканың 52 мәктәбендә компьютер җиһазлары яңартылачак, 117 авыл мәктәбе физика, биология һәм химия кабинетлары өчен яңа җиһазлар алачак.
Баулы һәм Апас районнарында мәктәпләрдә ике спорт залын ремонтлау планлаштырыла.
“Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга быел федераль һәм республика бюджетларыннан 458,9 миллион сум акча куллану каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев