Баулы көрәшчеләре күрше төбәктә җиңгән
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” этнографик комплексы кубогына 2009–2011 елгы көрәшчеләр арасында көрәш буенча ачык турнир узган. Команда ярышларында Баулының яшь көрәшчеләре дә уңышлы катнашып кайткан.
Күрше төбәктә “Стенка на стенку” көрәш турнирында Татарстаннан һәм Башкортстаннан алты команда катнашкан. Баулы командасы данын Камил Ганиев, Артём Заврикиди, Айзат Газымов, Азамат Газымов, Илфат Хәлимов яклаган. Яшь спортчыларның тренеры – Илдар Фатыйхов.
“Егетләр матур матур көрәш күрсәттеләр һәм, бар көндәшләреннән дә өстен чыгып, 1нче урынны яуладылар”, – дп хәбәр итте “Баулы-информ” редакциясенә 2нче спорт мәктәбе тренеры Илдар Фатыхов.
Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга акчалата призлар, медальләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырылган. Яшь спортчылар, төрле уеннарда да катнашканнар, татлы призларга ия булганнар.
Республика һәм төбәк ярышларында даими рәвештә Баулы данын уңышлы яклаган көрәшчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Фото: Илдар Фатыйхов шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев