Баулы китапханәсендә – әдәби ишегалды
Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, Татар Томбарлысы китапханәсендә укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелгән.
Татар Томбарлысы мәктәбендә бүгеннән мәктәп яны лагере эшли башлаган. Анда йөрүче укучылар авыл китапханәчесен һөнәри бәйрәме белән котларга килгәннәр. Эльвира Әхмәтҗанова алар белән китапханәдә мәгълүмат сәгате үткәргән, балаларны китапханә эшчәнлеге, китапханәче һөнәре белән таныштырган, аның вазифалары турында җентекләп сөйләгән.
“Укучылар кызыклы сораулар бирделәр. Аларны барысы да кызыксындыра – китапны укучыларга биргәндә ничек итеп язып бирергә, ничә көнгә бирергә, югалткан очракта нәрсә эшләргә”, – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтҗанова.
Укучылар Китапханәләр көне уңаеннан оештырылган күргәзмә белән дә танышканнар. Анда элек авыл китапханәсендә эшләгән Наҗия Ильясова турында альбомнар, аның дипломнары һәм китаплар урын алган.
“Наҗия апа без мәктәптә укыганда китапханәче булып эшләде, – дип искә алды Эльвира Әхмәтҗанова. – Ул чакларда балалар да күп иде бит. Без, китапханәгә классыбыз белән барып, китаплар ала идек. Наҗия апа безгә гел: “Китапны укыгыз, килгәч, миңа эчтәлеген сөйләп күрсәтерсез”, – дип әйтә иде. Бүген балаларга да сөйләп күрсәттем шуны: өстәл янына бастырып, Наҗия апа һәр баладан укыган китабының кыскача эчтәлеген сөйләтә иде. Ул сорыйм дигәч, китапларны, тырышып, аңлап укырга омтыла идек”.
Эльвира Әхмәтҗанова Наҗия Ильясова турында газетага да язган булган.
“Наҗия апа бик күп эшләр алып барган, чөнки ул вакытта радио да булган, китапханәләрдә газеталар чыгару, кырга барып, китаплар тарату эшләре дә оештырылган. Ул заманнарда язгы, көзге кыр эшләре вакытында кырда концертлар куйганда, колхозчыларны газета-журналлар белән дә таныштырып йөргәннәр. Наҗия апа ЗАГСта да эшләгән, китапханәдә бик күп түгәрәкләр дә алып барган. Аның дипломнары, мактау грамоталары бик күп, барысы да миндә саклана – тормыш иптәше исән чагында китапханәгә китергән иде. Балаларга, шуларны күрсәтеп, Наҗия апа турында да сөйләдем”.
Әңгәмә урамда, мәдәният йорты территориясендә дәвам иткән – укучылар әдәби ишегалдында викторинада катнашканнар.
“Викторина сораулары төрле темага иде. Сорауга өч төрле җавап тәкъдим ителде һәм балалар өч секунд эчендә дөрес җавапны сайлап алырга тиеш булдылар яки мин биргән сорауга өч төрле җавап таптылар. Мәсәлән, нинди тукымалар беләсез, дигән сорауга, йон, ефәк, киндер, дип җавап бирделәр. Викторинаны менә шулай уен формасында үткәрдек”, – дип уртаклашты китапханәче.
Сүз уңаеннан, биредә балалар мәйданчыгы да бар, укучылар хәрәкәтле уеннар да уйнаганнар, рәхәтләнеп аралашканнар.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев