Баулы хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Урып-җыю эшләренең иң кызган мәле. Кырларда комбайн гөрелтесе, ашлык һәм терлек азыгы ташучы машиналар тавышы. Без “Кызылъяр” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов белән бергә кырда эш барышы белән таныштык.
Хуҗалыкта бүгенге көннәрдә көнбагыш һәм солы катнашмасыннан азык запасы әзерлиләр. Кырда ике комбайн эшли.
– Быел сезон башыннан ук яңгырлар бик яумады. Шулай булса да эшләргә тырышабыз, – ди Илдар Фәтхетдинов. – Бүгенге көндә сенаж салабыз. Бу кырда безнең узган елны коелып калган көнбагыш иде. Без аның өстенә солы чәчтек һәм бүген аны сенажга ваклатабыз. Бер гектардан уртача ун центнер, бу инде бик мактанырлык түгел. Шулай ук чәчүгә орлыклар әзерлибез. Бер-ике атнадан көзге чәчү эшләрен башларбыз дип уйлыйм. Чәчүлек җирләре бер мең ярым гектар. Шуның 500 гектарына уҗым чәчеп калдырабыз.
Кызылъяр хуҗалыгы бүгенге көндә терлекчелек белән дә уңышлы гына шөгыльләнә.
– Хуҗалыкта быел 250 баш савым сыеры бар, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Алар җәйгә чыгу белән көтүдә йөри. Савым күләмен киметмәс өчен, кич белән көтүдән кайткач та малларны өстәмә ашатабыз. Көнлек савым ике мең ярым литр тәшкил итә.
– Һава шартлары уңайсыз, югары температура тора. Җирдә дә дым юк, корылык, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Бөртекле культуралар гына түгел, азык культуралары да җитәрлек күләмдә үсә алмады. Көнбагыш һава торышы нинди булуга карамастан сынатмый. Ул май алу өчен дә, терлек азыгы буларак та яхшы табыш китерә. Быел Кызылъяр хуҗалыгы 150 гектарда көнбагышны силоска ура һәм кырда бер урында туплап калдыра. Аны башка уңайлы вакытта алып кайтып малларга ашатачаклар.
Җитәкче сүзләренчә, хуҗалыкта утыз гектарда суданка чәчелгән, аннан 100 тоннага якын печән алуга ирешкәннәр. Гомумән алганда, биредә 20-25 процент эш калып бара.
Район буенча бүген бөртекле культураларны җыеп алу эше дәвам итә. 10-15 август тирәләрендә кырларның дымлылыгына карап, көзге чәчү эшенә керешәчәкләр. Белгеч сүзләренчә, вакытында ашламалар кертү киләчәктә мул уңышның нигезен тәшкил итә.
Индира Сәйфуллина
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев