Баулы җитәкчесе мактаулы исемгә лаек булган
Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен, Баулы районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Станислав Тимофеевка мактаулы исем бирелгән.
Республика башкаласында, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында, Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге Координация Советының киңәйтелгән утырыш булган. Анда бүлекнең 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган.
Утырыш ахырында, пенсия системасы эшенә өлеш керткәннәре өчен, бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылган. ТР Баулы районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Станислав Тимофеевка “Татарстан республикасы халыкны социаль яклау атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелгән. Аңа күкрәк билгесен һәм таныклыкны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырган.
Фото: Станислав Тимофеевның шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев