«Баулы-информ» редакциясе «газета волонтеры» акциясен оештырды
Үзизоляция вакытында без пенсионерларга "Слава труду" һәм "Хезмәткә дан" газеталарын китереп бирүдә ярдәм итәргә булдык.
Изоляция режимы кертелү сәбәпле, бу көннәрдә өйләрдән чыгарга рөхсәт ителми. Кызганычка каршы, безнең өлкән буын район газетасын укучыларыбызның, район яңалыкларыннан, вакыйгаларыннан хәбәрдар булу мөмкинлеге юк. Мәсәлән, Баулы районында "Игелекле эшләр"акциясе башланганын бөтен кеше дә белмәгән.
Без газета укучыларыбызны, әбүнәчеләребезне яратабыз һәм кадерлибез. Бу катлаулы чорда без "газета волонтеры" акциясе оештырырга булдык: барлык хезмәткәрләребез дә пенсионерларга апрель дәвамында газеталарын өйләренә китереп бирәчәкләр.
Шулай ук газета артыннан редакциягә киләлмисез икән, безгә шалтыратыгыз:
5-64-45, 5-64-50, 5-64-47 дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Һәм газетаны кайсы адрес буенча алып килергә кирәклеген хәбәр итегез. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, без бары тик пенсия яшендәге укучыларыбызга гына ярдәм итә алабыз.
Белгәнегезчә, безнең редакция РФ Президенты указы буенча үз-үзеңне изоляцияләү чорында гадәти режимда эшли, чөнки без актуаль вакыйгаларны яктыртырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев