Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

“Баулы-информ” редакциясе абунә кампаниясе үткәрде

1 апрельдән 2025 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу башланды. Шул уңайдан, “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре, оешмаларга һәм авыл җирлекләренә барып, язылу кампанияләре үткәрәләр. Шундый очрашуларның берсе бүген Исергәп мәдәният йортында узды.

Авыл халкы һәм мәдәният йорты кунаклары ташламалы бәядән “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылдылар. Биредә шулай ук Баулы районы газеталарын, “Татмедиа” җәмгыятенең популяр журналларын һәм татар телендә “Казан утлары китапханәсе” сериясендә нәшер ителгән китапларны да алырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, яңа гына табадан төшкән татарча газета-журналларны редакциянең реклама бүлегенә мөрәҗәгать итеп тә алып була.

Язылучылар билгеләп үткәнчә, газеталар аларга безнең райондагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып торырга ярдәм итә. Өстәвенә, теләгән һәркем газета битләрендә үз фикерен әйтә, үз тәкъдимнәрен яки теләкләрен яза ала.

“Хезмәткә дан” газетасын гомер буе алдырабыз, ел саен язылабыз. Яңа санны түземсезлек белән көтәбез. Газета битләрендә бик күп мәгълүмат бирелә, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге турында да языла, зур кызыксыну белән укыйбыз”, – дип уртаклашты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина.

Хөрмәтле баулылар! Киләсе елда да район яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга теләсәгез, газеталарга ташламалы бәядән язылып калыгыз, абунә декадасы* иртәгә төгәлләнә. Түбәндәге бәядән язылып була:

почта аша – 980,70 сум

альтернатив язылу (редакциядән алу) – 660 сум

оешмага китерү (10нан күбрәк кеше язылганда) – 720 сум

Белешмәләр өчен телефоннар:

5-64-47, 5-64-50

*Акция 2025 елның 2-19 апрелендә гамәлдә

“Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ”

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев