Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

“Баулы-информ” күчтәнәч өләшә

Бүген, 9 сентябрьдә, редакциядә “Суган көне” үткәрелә. 2023 елның беренче яртыеллыгына район газеталарына язылган кешеләргә суган бүләк итәбез.

Баулыда туып-үсеп, гомере буе биредә укытучы булып эшләгән Лилия Баязитова “Баулы-информ” редакциясенә “Слава труду”га язылырга килгәндә, бүләккә суган алырмын дип уйламаган да.

“Мин район газетасын күптәннән алдырам. Укытучы кешегә аннан башка булмый, дип уйлыйм. Редакция Пионер урамына күчкәннән бирле, газетаны редакциягә килеп ала башладым. Миңа бик уңайлы, бәясе дә тешләми”, – ди Лилия Зиязовна.

Ул газетадагы барлык мәкаләләрне дә яратып укуын әйтте. Шулай да якташларыбыз турында, мәгариф хакындагы мәкаләләрне аеруча кызыксынып укый икән. Баулының барлык яңалыкларын да район газетасы аша белеп тора.

“Редакция хезмәткәрләрен бик үз итәм, – ди Лилия Баязитова. – Килеп керүгә, ачык йөз белән каршы алалар, хәлләрне сорашалар”.

Лилия Зиязовна үзе дә ачык йөзле, киң күңелле. Быелның 19 октябрендә аңа 80 яшь тула. Сау-сәламәт булып, әле бик күп еллар район газетасының тугры юлдашы булып яшәвен телибез.

Акциядә катнашу өчен, бүген редакциягә килеп, киләсе елның 6 аена Баулы районы газеталарына (“Хезмәткә дан”га яки “Слава труду”га) язылырга кирәк.*

*Акция 2022 елның 9 сентябрендә гамәлдә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85569) 5-64-50.

Реклама

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев