Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы игенчеләренә җырлы ял сәгате бүләк иттеләр

Кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Игенчеләрнең авыр хезмәтен аз гына булса да җиңеләйтү максатыннан, кырларда һәм ындыр табакларында концертлар оештыру гадәте сакланып калган. Шундый ял сәгате Хәнсевәр игенчеләре өчен оештырылды.

Көннәр кояшлы булган вакытта амбарларга ашлык төягән машиналар агылып тора. Игенчеләр ял итәргә түгел, төшке ашны да ашыгып кына ашый торган мәлләре. Шулай да матур гадәт буенча калган агитбригада концертларын карау – үзе бер матур мизгелгә әверелә.

– Ел саен үзебезнең артистларыбыз килеп күңелне күтәреп китәләр. Эш тыгын булса да, концертны карыйбыз. Бик матур ял сәгате бүләк итә алар безгә, – ди озак еллар шофер булып эшләүче Ришат Газыймов. – Ашлык кайтып тора. Көннәр яхшы. Ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз.

 

Фото: Заһид Галләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев