Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы гүзәлләре сынатмый

Лениногорск шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенең зона этабы булды

Бәйгегә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы сигез район вәкилләре җыелды. Баулы районы данын яклаган алты бәйгеченең өчесе җиңүче булып танылды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенең зона этабында катнашкан райондашларыбызның берсе – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының “Асылъяр” ансамбле җырчысы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзасы Ләйлә Гафиятуллина. Ул “Өченче буын героинясы” номинациясендә җиңүче булды.

– Бу бәйгенең тәэсирләре онытылмаслык, – дип сөйли Ләйлә Нургалиевна. – Минем ярдәм төркеме һәм көч биреп торучыларым көчле булды. Мине бәйгегә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының “Нур”  балалар театры режиссёры Йолдыз Шакирова әзерләде. Шулай ук оныгым Аделина Садыйкова һәм Баулы татар халык театрының алыштыргысыз артисты Хәбип Галиуллин да ярдәм иттеләр. Без сәхнәдә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакленнән өзек тә күрсәттек.

Бәйгедә чыгыш ясар алдыннан дулкынланулар булган, ләкин алар бик тиз юкка чыккан. Чөнки бәйге тыныч, дустанә шартларда узган.

Шәхси эшмәкәр, фотостудия җитәкчесе Регина Гайнетдинова “Хатын-кыз-ана” номинациясендә җиңүгә ирешкән. Ул тормыш иптәше Руслан белән өч бала тәрбияли.

– Декабрь уртасында “Шәфкатьлелек” үзәгеннән шалтыратып, бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Ни өчен мине сайлаганнармы, чөнки мин – күп балалы әни һәм актив тормыш рәвеше алып барам. Шуңа күрә дә бәйгедә катнашырга чакырганнар, – дип сөйли Регина Гайнетдинова. – Көз башында социаль контракт төзедем һәм, дәүләт ярдәмен алып, иҗади чаралар, хатын-кызлар проектлары һәм фотосессияләр уздыру өчен үз фотостудиямне ачтым. Бәйгедә катнашырга тәкъдим алгач, шундук ризалаштым. Үземә ышаныч һәм алга таба үсеш алу теләге тормышымда зур роль уйный. Димәк, мин балаларым һәм башка хатын-кызлар өчен үрнәк. Бәйгедә катнашу өчен фотосурәтләр, анкета тутырырга, видеоролик ясарга һәм чыгыш ясау өчен концерт номеры әзерләргә кирәк иде. Минем сеңлем һәм бизнес буенча партнёрым фотограф булганга, фото һәм видео архивым бик бай. Роликны бер көн эчендә монтажладым. Аны да шундук расладылар. Мин “Хатын-кыз-ана” дигән сүзнең чын мәгънәсен, асылын ачып бирергә теләдем, чөнки минем номинациям нәкъ шулай атала. Шушы сүзләр мине хәтта шигырь язарга да рухландырды. Бу шигырьне мин сәхнәдә укыдым, аны кунаклар да, жюри да бик кызыксынып, тәэсирләнеп тыңлады. Тамашачылар арасында да үз тәэсирләрен, мактау сүзләрен, фикерләрен яңадан килеп әйтүчеләр дә күп булды.  Мин “Шәфкатьлелек” үзәгенә минем кандидатурамны һәм миңа ышаныч белдереп сайлаганы өчен бик рәхмәтле. Үзәк директоры Лилия Мәгъсүм кызы мине һәрчак хуплады, бәйгегә әзерләнгәндә дә һәрвакыт канатландырып торды.

Регина Тимерҗан кызын гаиләсе аңлап һәм хуплап торган. Мондый масштаблы конкурста көч – бердәмлектә.

– Якыннарым минем актив булуыма күнеккән. Ә менә бу юлы шигырь дә язуыма гаҗәпләнделәр, чөнки алар бу сәләтем һәм мавыгуым турында белмиләр дә иде, – ди Регина. – Иң зур таянычым һәм ярдәмчем – ирем, һәр балабыз туган саен да аның ягыннан таяныч, яклау һәм терәк ныгый бара. Һәм бәйге көнендә дә алар янәшәмдә иделәр – бу минем өчен иң мөһиме.

Бәйгенең зона этабында уңышлы катнашкан өченче райондашыбыз – нефть компаниясендә насос станциясендә машинист булып эшләүче Ландыш Нәҗмиева. Ул “Язмышым – һөнәрем” номинациясендә җиңгән.

– Әзерлек бик җиңел һәм тиз үтте. Идея һәм сценарий да бик тиз барлыкка килде. Без видеоматериал төшердек һәм монтажладык. Ә хореографик зарисовканы өч репетициядә әзерләүгә ирештек. Анда минем бөтен гаиләм – ирем, уртанчы улым һәм кызым катнашты. Кызганыч, өлкән улым студент, ул катнаша алмады. Ул да булса, оста биюе белән һичшиксез барысын да гаҗәпләндерә алыр иде дип уйлыйм. Шулай ук чыгышымда хореографиягә йөрүче кызлар да ярдәм иттеләр. Шундый җиңеллек белән мине хуплаганнары һәм уйларымны тормышка ашырганнары өчен, аларга зур рәхмәт, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Ландыш Флёр кызы. – Чыгыш та бик җиңел, дулкынланусыз үтте. Барысы да диярлек мин теләгәнчә килеп чыкты. Чыгышыбызны югары бәяләделәр. Жюри әгъзаларының һәрберсе диярлек соңрак яныма килеп, сценарийны да, безнең башкаруны да мактадылар. Бик күңелле һәм илһамландыргыч хисләр булды! Бәйгедән алган тәэсирләр әле озак сакланыр.

Ландыш сүзләренчә, конкурсның оешкан төстә булуы да һәркемгә ошаган. Барысы да тыныч үткән.

– Бернинди борчылу, буталчык мизгелләре булмады, барысы да җылы һәм гаиләдәгечә тыныч иде, – ди ул. – Барлык катнашучылар да җиңүгә лаек булгандыр дип уйлыйм. Нинди критерийлар буенча кемнедер аерып булганлыгы миңа хәтта аңлашылмый да, алар барысы да әзерлекле һәм лаеклы иде!

Мондый масштаблы бәйгеләр казанышларны билгеләп кенә калмый, ә социаль активлыкны стимуллаштырып һәм районнар арасындагы элемтәләрне ныгытып, талантлы һәм максатчан кешеләрне барларга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев