Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы гимназиясендә Тукай иҗатына багышланган чара булды

Баулы гимназиясендә Тукай иҗатына багышланган чара булды

Милли киемнәрдән – калфак элгән кызлар, түбәтәй кигән егетләр иң башта гимназиянең актлар залына җыелдылар. Биредә “Тукай укулары” муниципаль фәнни-гамәли конференциясенең ачылу тантанасы, программа һәм эш барышы белән таныштыру булды.

“Тукай укулары”на килгән укучылар, төркемнәргә бүленеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Габдулла Тукайның могҗизалы шигърият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән шигырь уку, “Милләтнең йөзек кашы – Тукай” фәнни-гамәли конференциясе һәм “Күңелемдә балкый, маяк булып Тукай моңы, Тукай эзләре” дигән җыр сәнгате номинацияләрендә чыгыш ясадылар.  

Укучылар иҗатына өч кешедән торган жюри бәя бирде.

Көн дәвамында барган муниципаль чарада шулай ук Тукай иҗаты һәм музей экспонатлары белән таныштылар. Кәгазьдән милли китап кыстыргычы ясау алымнарына, саклаучы-курчак ясау серләренә өйрәтүче осталык дәресләрендә булдылар һәм “Сез Тукайны беләсезме?” дип исемләнгән әдәби уен-викторинада катнаштылар, зирәклекләрен күрсәттеләр, “Дәү әнидә кунакта” дигән сыйныфтан тыш чараны карадылар.

“Бүгенге конференциядә Тукайның иҗаты укучыларыбыз күзлегеннән кабат яңарды. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең әсәрләрендәге туган тел, Ватан, халык язмышы темаларының бүгенге көндә дә актуаль булуын ассызыкладылар, – дип сөйләде жюри әгъзасы, гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы эксперты Лилия Шәрәпова. – Аерым алганда, Тукай әсәрләрен заманча тәрҗемә итү, аның шигъриятендәге тәрбияви әһәмият һәм бөек шагыйрьнең төрки дөнья мәдәниятендәге урыны турында кызыклы докладлар тыңланды. Габдулла Тукайга багышланган конференцияләр – ул искә алу кичәсе генә түгел, ә зур мәдәни-мәгариф чарасы. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтә. Бу конференцияләр татар телендә сөйләшүне һәм язуны үстерүгә этәргеч бирә”.

“Мин бүгенге бәйгедә Габдулла Тукайның “Мужик йокысы” дигән шигырен сөйләдем, – ди Данияр Гарифуллин. – Тукай шигырләренең бүгенге көндә дә актуаль булып калуы шаккаттыра. Бу шигыре дә кызыклы да, төртмәле дә, уйландыра да торган. Мәктәп программасында Тукай иҗатын өйрәнәбез, шуңа да бәйгегә әзерләнү кыен булмады”.

Фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау һәм бүләкләү өлеше хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев