Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гимназиясендә азык-төлек блогы ремонтланды

Баулы районында яңа уку елына мәктәпләрдә ремонт эшләре башкарылды. Шәһәрнең бишенче санлы мәктәбе тулысынча яңартылды, кайбер мәктәпләрдә өлешчә ремонт эшләре үтте. Быел дүртенче санлы гимназиянең дә азык-төлек блогы ремонтланды.

Мәктәп ашханәсендә күптән түгел генә ремонт үткәрелгәне күренеп тора. Бөтен җирдә чиста-пөхтәлек.

– Мин биредә икенче ел эшлим. Башта мондый ремонт юк иде, – дип сөйләде җитештерү мөдире Кристина Алексеева. – Цехларның, туңдыргыч һәм суыткычларның һәр төр азык өчен аерым булуы да уңай. Балалар, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары яратып ашый. Салатларны без иртән үзебез ясыйбыз.

Азык-төлек блогы төзекләндерелгәннән соң, биредә һәр цех аерым, санитар таләпләр тулысынча үтәлә. Яшелчә-җимеш, ит-сөт, балык ризыклары өчен аерым суыткыч һәм туңдыргычлар, пычаклар һәм такталар белән тәэмин ителгән.

Гимназиядә барлыгы 120 укучы бала белем ала. Аларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ашханәгә керүчеләр кулларын юганнан соң табынга үтә.

– Азык-төлек блогының идән-түшәмнәре, стеналары ремонтланды, – дип сөйләде гимназия директоры Эльвира Әхмәтҗанова. – Әлеге ремонт күптән көтелгән иде.

Ашханәдә көн саен өлкән сыйныф укучылар кизү тора. Сигезенче сыйныф укучысы Эмиль Миннушин кизү торуны җаваплы эш белән тиңли.

– Без дежур булганда, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Эмиль Миннушин. – Ремонттан соң чиста, якты. Тәмле ашаталар. Миңа ошый.

Укучылар өчен меню төрләнеп тора. Кайнар аш янына яшелчә салаты, ак һәм кара ипи, чәй куела.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев