Баулы газетасының штаттан тыш хәбәрчесе республика бәйгесендә дипломга лаек булды
Татар Томбарлысы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова, “Татмедианың яңа исемнәре” иҗади бәйгесендә катнашып, лауреатлар арасына керде.
Эльвира Әхмәтҗанова “Хезмәткә дан” газетасы белән бала чагыннан ук таныш. Өйләренә килгән вакытлы матбугатны укып, үзе дә шигырьләр язарга илһамлана кыз. 13 яшендә иҗат иткән беренче шигыре 1991 елда башкалабызда нәшер ителүче “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Шуннан бирле кулыннан каләм төшми аның. Бүгенге көндә 200дән артык шигыре бар. Балалары Эльвира ханымның туган көненә зур бүләк ясаганнар: әниләренең иҗат җимешләрен туплап, “Күңел өчен” дип исемләнгән китап нәшер иткәннәр.
Коронавирус чорында китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә китап илтеп бирүне башлап җибәргән.
“Китап китердең дә кайтып киттең түгел бит. Аларга аралашу, игътибар җитми. Әби-бабайлар элекке тормышларын сөйләгәч, миңа кызык булып китте”, – ди ул.
Менә шулай өлкәннәр белән аралашу иҗади райондашыбызны мәкаләләр язарга илһамландырган. Шуннан бирле Эльвира Әхмәтҗанова газетабызның штаттан тыш хәбәрчесенә әверелде.
“Авылдашларыбызны район күләмендә дә танытасы килү теләге кулыма каләм алырга этәргеч бирде, – ди ул. – Гаилә юбилейларын билгеләп үтүче, кул эшләренә оста булган авылдашларымның өйләренә барып, әңгәмәләр үткәрү үземә дә, аларга да ошый. Язмаларым газета битләрендә дөнья күргәч, бик каты рәхмәт укыйлар, сөенәләр. “Баулы-информ”ның “ВКонтакте” социаль челтәрендә минем язмаларга язылган комментарийларны укытам үзләренә. “Безне дә хәтерлиләр икән әле дип, тагын сөенәләр”.
“ТАТМЕДИА” җәмгыяте “Татмедианың яңа исемнәре” иҗади бәйгесен игълан иткәч, штаттан тыш хәбәрчебезнең бриллиант туйларын билгеләп үтүче авылдашлары Фәния һәм Әмир Бәшәровлар турындагы “Алтмыш ел бергә” дип исемләнгән мәкаләсен бәйгегә җибәрдек. Күптән түгел сөенечле хәбәр алдык: Эльвира Әхмәтҗанова, “Штаттан тыш авторның татар телендә иң яхшы журналист эше” номинациясендә лауреатлар арасына кереп, дипломга лаек булды.
Яңа ел алдыннан, “Баулы-информ”редакциясе баш мөхәррире Мария Кандаурова штаттан тыш хәбәрчебез Эльвира Әхмәтҗановага диплом һәм бүләк тапшырды.
Сәләтле райондашыбыз киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Эльвира Әхмәтҗанова махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, сугыш чоры балалары турында да язарга ниятли.
“Хезмәткә дан”ның тугры дустын ихлас күңелдән котлыйбыз. Ул киләчәктә дә газета һәм сайт укучыларын үзенең кызыклы язмалары белән куандырып торыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев