Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы гармунчылары Казанны “гөрләтте”

Баулы районы элек-электән үк үзенең гармунчылары белән дан тоткан. Районның кечкенә генә авылларында да үзенең данлы, һәвәскәр яки виртуоз баянчысы, гармунчысы бар. Баулы гармунчыларының соңгы берничә көндә зур эшләр башкаруын, Казаннарны “яңгыратып” кайтулары хакында “Баулы-информ”га мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова сөйләде.

Узган ел Баулы гармунчылары хакында төшерелгән “Уйнагыз, гармуннар!” тапшыруын күпләребез сокланып, горурланып карады. Ә быел Баулының үзәк мәйданында беренче тапкыр “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале зурлап оештырылды. Аны Йолдыз Шакирова үзе алып та барды.

– Фестиваль бик матур узды, ике сәгать буена Баулының үзәк мәйданында гармун, тальян моңнары яңгырап торды, – дип үз хисләре белән бүлеште Йолдыз Шакирова. Ә 30 август көнне Вәсил Таһирҗанов җитәкләгән “Тальянка” гармунчылар халык ансамбле мәркәзебез Казанда  “Уйнагыз, гармуннар!” республика фестивалендә катнашып, уңышлы чыгышлар ясап кайтты. Шулай ук «Казан сөлгесе» дип исемләнгән чарада да гармунчыларыбыз сәхнә тоттылар. Аларның чыгышлары башкаларга үрнәк булырлык, менә ул – без, баулылар, диярлек булды.

“Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең оешу тарихы да матур. Ул Татарстаннан гына түгел, ә чит өлкәләрдән дә гармунчы, баянчы, тальянчыларны җәлеп итә.

– “Уйнагыз гармуннар!” чарасы үзен фестиваль буларак кына түгел, ә халкыбыз бәйрәме буларак та үзен күрсәтте, – ди Йолдыз ханым. – Әгәр аның тарихына күз сала торган булсак, әлеге фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән һәм шуннан бирле ел саен Татарстан республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчыларны җыя икән.  Оештыручылар сүзләренчә, быелгы фестиваль 30 август көнне мәркәзебез Казан шәһәре үзәгендә үтеп, 700дән артык үзешчән сәнгать осталарын җыйган! Бу бит бик зур чарага әверелгән дигән сүз.

Баулы сәхнәсендә һәм төрле бәйгеләрдә сынау үтеп шомарган гармунчылар Казан шәһәрендә дә сынатмаганнар.

– Казандагы масштаб искиткеч инде. Гармунчылар дәртләнеп кайттылар, – ди Йолдыз Шакирова. – Катнашучылар күп булуга карамастан, шулкадәр игьтибар күп булды һәрбер районнан килүчеләргә. Төрле телевидениеләрдән  дә килеп төшерәләр, сөйләтәләр. Ә Бауманнан җәяү Кремельгә менеп Рәисебезне каршы алу – үзе бер тарихи, онытылмаслык вакыйга булды безнең өчен. 

 

– Мин Баулыда узган “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә катнаштым, – дип сөйләде озак еллар кулыннан гармун-баян төшермәгән Мәсәвих Мәҗитов. – Фестиваль бик матур булды. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк. Гармун, тальян моңнары тынмасын.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев