Баулы гаиләсе фатирлы булды
Күп балалы Сабитовлар гаиләсе, “Яшь гаилә” федераль программасыннан файдаланып, торак сатып алуга дәүләт субсидиясе алган.
Хәзерге заманда яшь гаиләләргә торак сатып алу мөмкин түгел диярлек. Үз торагыңны булдыруның бердәнбер юлы – ипотека рәсмиләштерү. Торак алуга ярдәм итүгә юнәлтелгән федераль һәм региональ торак программалары бар. Бу программалар безнең районда да тормышка ашырыла.
Моның ачык мисалы – Алия һәм Таһир Сабитовлар. Алар 2020 елның маенда “Яшь гаилә” федераль программасында катнашырга карар кылганнар, ә быел аларга торак алуга дәүләт субсидиясе бирелгән. Әлеге торак програмасының асылы түбәндәгедән гыйбарәт: дәүләт гаилә сатып ала торган фатир бәясенең бер өлешен түли. Бу кредит та, ташламалы ипотека да түгел, ә субсидия – акчаны кире кайтарасы түгел. Шунысын әйтү урынлы булыр: торак сатып алуга бу субсидия торак шартларын яхшыртуга чыннан да мохтаҗ булган гаиләләргә генә бирелә. Программада рәсми төстә өйләнешкән, субсидия алуга гариза язган вакытта яшьләре 35 яшьтән артмаган кешеләр генә катнаша ала.
Алия белән Таһир Сабитовлар 2012 елда өйләнешкән, аларга 25 яшь булган. Алар зур гаилә турында хыялланганнар, бүгенге көндә өч балалары бар. Үзләренә фатир сатып алу турында күптәннән уйланганнар, тик мөмкинлекләре булмаган. Хәзерге вакытта алар әти-әниләре белән яшиләр. Алар торак сатып алуга беренче взноска акча җыйганнар, ипотека кредитыннан файдаланырга уйлганнар. “Яшь гаилә” торак программасы турында ишеткәч, чиратка басканнар. Ярый әле озак көтәргә туры килмәгән.
Дәүләт ярдәме фатир бәясен тулысынча түләргә җитми, калган өлешен, ипотека кредиты хисабына, ай саен түләп барачаклар.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев