Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы эшмәкәрләре Башкортстанда тәҗрибә уртаклашты

Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” этнографик комплексында, Бөтенроссия татар авыллары форумына әзерлек кысаларында, эшмәкәрләр фестивале узды. Анда Баулы районыннан авылларда гаилә бизнесын алып баручы дүрт гаиләдән сигез кеше катнашты. Алар, эш башлау тарихы, эш юнәлешләре хакында сөйләп, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән тәҗрибә уртаклаштылар.

– Мондый чарага килгәнемә бик шатмын, безнең аралар ерак түгел. Ә ерак араларны якын итеп килгән эшмәкәрләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бик күп эшләрегезне читкә куеп, бүген бирегә килә алгансыз, – дип, кунаклар алдында Баулы районы делегациясе исеменнән чыгыш ясады “РАДУГА” ял һәм туризмны оештыру үзәге проекты җитәкчесе Зөлфия Латипова. – Баулы районында туризм юнәлешендәге күпкырлы эшмәкәрлек эшен мин 11 ел элек башладым. Күптән хыялланып йөргән уйларымны тормышка ашырам. Мин –авыл җирендә туып-үскән, авыл җирен яратучы, еллар узгач, барыбер үз авылыма кире кайткан кеше. Мин үзем Исергәп авылыннан. Анда мин “Авылда ял” глэмпинг, “Инеш буе” экопаркын ачтым. Анда кайчандыр мәктәпнең алма бакчасы иде. Ул чүплеккә әверелгән иде. Шул территорияне мин инде авыл халкы ярдәме, эшче көчләр белән, өч ел дәвамында тәртипкә салып маташам. Эшне башлау гына түгел, ә аның белән кызыксынып, дәвам итүчеләр дә булырга тиешлеккә игътибар итәм, шуңа күрә дә, гаилә бизнесына аерым тукталасым килә. Гаилә бизнесын үзең һәм җәмәгатең генә түгел, ә балалар да өйрәнеп, белеп дәвам итәрлек булырга тиеш. Бүген мин монда үзем генә түгел, коллегаларымны да алып килдем.
Зөлфия Латипова бүгенге көндә район эшмәкәрләрен берләштереп торучы. 
– Без райондагы 200дән артык эшмәкәрне бер чатка тупладык. Анда без актив аралашып яшибез. Ә аралашу эшебезгә ярдәм итә, без бүген бердәм, – дип сөйләде ул фестивальдә катнашучыларга. – Бик тырыш кешеләр күп. Шуларның берничәсе турында кыска гына сөйләп китәм. Мәсәлән, Хәнсевәр авылыннан Зөлфия һәм Илнур Хәйруллиннар. Бүген алар биредә. Хәйруллиннар үз авылларын бик озак еллар кибет белән тәэмин итеп торалар. Киләчәктә туристлык юнәлеше буенча эшләргә ниятләре бар. Шулай ук үземнең авылдашларым Айгөл һәм Газинур Латыйповлар, авылга кергән урында гына аларның җирле кафесы бар. Бөтен гаиләләре белән шул эшне алып баралар. Өлкән уллары нефтьче иде, ун елдан артык эшләүгә карамастан, аннан китеп, әти-әниләренең бизнесын алып барырга ярдәм итә. Алар чүпрәдән икмәк пешерәләр, икмәк ризыклары да әзерлиләр. 
Баулы районы эшмәкәрләре хакында сөйләгәндә, Зөлфия Рәсимовна физалис үстереп, аннан сертификацияле кайнатмалар әзерләүче Ришат Юнысов хакында да бәян итте, ул җитештергән күп төрле кайнатмаларны күчтәнәч итеп тапшырды. Шулай ук Баулы кырларында хәтта киндер культурасын да чәчәп үстерүче Артур Шәмсуаров хакында горурланып сөйләде. 
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев