Баулы елгасы буен чистарттылар
Һәр елны дүртенче санлы гимназия укучылары Баулы елгасы ярларын һәм Бакыр тау чишмәсе буен чистарту өмәсендә катнашалар. Быел да искәрмә түгел, 7, 8 һәм 10 сыйныф укучылары яр буйларын чүп-чардан арындырды.
Укучыларга чишмә һәм яр буйларында буш шешәләр, полиэтилен пакетлар, төзелеш калдыклары, хәтта автомобильдән калган ватык бамперларга кадәр җыештырып алырга туры килде. Ничек кенә булмасын, табигать кочагында эшләве укучыларга ошый.
– Ел саен без мәктәп белән экологик акциягә кушылабыз. Бүген дә без мәктәп белән елганы җыештырырга чыктык. Көн кояшлы, рәхәт, – дип сөйләде өмәдә катнашучы Гөлшат Нуриева.
– Күл буенда бик күп чүп, бутылкалар. Без сыйныф белән чистартабыз күлне. Бу безнең табигать. Өлкәннәр ял иткәннән соң чүп калдырмасыннар иде, – ди Ясмин Галимова.
Өмәне оештыручы укытучылар ел саен табигать кочагында ял итүчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Чөнки һәр кеше үз артыннан чүп-чар калдырмаса, табигать күпкә чистарак булыр иде.
– Һәр ел саен Баулы елгасын чистарту максаты белән шундый акцияләр үткәрелә. Безнең укучылар, класс җитәкчеләре бик актив катнашалар, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Гыйниятуллина. – Без гимназия коллективы, укучылар өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез, рәхим итеп ял иткәч, үз артыгыздан чүпләрне җыештырып китсәгез иде. Безнең укучыларыбыз сезнең арттан, сезнең чүпләрне җыеп йөрергә мәҗбүр.
Малайлар һәм кызлар махсус пакетларга һәм капчыкларга чүпләрне җыеп, тиешле урынга илтеп куйдылар. Өмә булган җирдә чисталык кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев