Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы егете Украинада һәлак булган

Баулы районында туып-үскән 27 яшьлек Сергей Черёмухинның махсус хәрби операциядә гомере өзелүе турында “Хезмәткә дан” редакциясенә җирле администрациядән хәбәр иттеләр.

Сергей Черёмухин 1995 елның сентябрендә Баулы районы Галкино авылында туган, Баулы шәһәренең 6нчы мәктәбендә белем алган. Аннары Әлмәт политехника техникумын тәмамлаган.

2015-2016 елларда Сергей армия хезмәтен узган. 2017-2022 елларда В.Ф.Маргелов исемендәге Рязань югары гвардия һава-десант училищесында укыган. Дагестан республикасының Каспийск шәһәрендә хәрби хезмәттә булган.

– Сергей Черёмухин үзенең тормыш юлын хәрби хезмәт белән бәйләде һәм кабул иткән антына ахыргача тугры калды. Сергейның әти-әнисенең, туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Геройның исеме баулылар күңеленә мәңгегә кереп калыр, – дип язган Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров ВКонтактедагы үзенең берләшмәсендә.

Сергей гаиләле булган, хатыны һәм 2022 елда дөньяга килгән кызы калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев