Баулы делегациясе татар телен саклап калу буенча киңәшмәдә катнашты
Бүген Лениногорск шәһәрендә Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды. Анда Баулы шәһәреннән дә җитәкчеләр катнашты.
Татар телен үстерү һәм саклау буенча узган киңәшмәдә шулай ук Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы һәм Лениногорск шәһәрләре вәкилләре дә катнашты. Киңәшмә барышында районда мәгариф оешмаларында татар балаларын ана телендә белем һәм тәрбия бирү белән тәэмин итү, татар телле вакытлы матбугат чараларына язылуны активлаштыру, мәдәни-ял итү чараларын оештыру дәрәҗәсе хакында сөйләшүләр, районнар буенча процентларда мисаллар китереп күрсәтелде.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.
Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев