Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы балаларына бәйрәм бүләк иттеләр

Бүген Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баулыда бәйрәм булды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

Бәйрәм башланганчы ук, үзәк мәйданда төрле мастер-класслар оештырылды. Шуларның берсендә – рәсем ясау мәйданчыгында – катнашкан Миләүшә Хәйруллина белән аралашып алдык.

“Мин биш яшемнән рәсем ясый башладым. Күпләр, яхшы килеп чыга, ди. Безнең республика һәм безнең район – күп милләтле. Бүген күпләр бу мәйданчыкта төрле милли костюмнар кигән кешеләрне ясый. Ә мин күп милләтле республика президентын – Рөстәм Миңнехановны ясарга булдым”.

Балчыктан эшләнмәләр ясау мәйданчыгында да балалар шактый иде.

 “Бөтен бала да балчык белән эшләргә ярата, – дип сөйләде безгә бу мастер-классны оештыручы Эльвира Косарева. – Башта мин аларга балчык белән эшләү, балчыктан ясалган эшләнмәләр тарихы турында сөйлим. Балаларга кызыклы. Аннары алар үзләре нәрсә дә булса ясап карый”.

Шулай ук мәйданда уен һәм спорт зоналары да эшләде. Ә бу вакытта сәхнәдә яшь артистлар чыгыш ясады.

Чыгышлар төрле конкурслар һәм ярышлар җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барды.

Бәйрәм кунакларын район җитәкчелеге тәбрик итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина укучыларны җәйге каникуллар башлану белән тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев