Баулы балалар бакчасында “Каз өмәсе” булды
Баулының 7нче санлы “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче сабыйларга татар халкының “Каз өмәсе” йоласы күренеше күрсәтелде.
Бөтендөнья татар конгрессы, татар милләтенең мәдәни һәм рухи мирасын саклау максатыннан, “Каз өмәләре” фестивален уздыра. Безнең районда да “Каз өмәсе”нә багышланган бик күп чаралар үткәрелә һәм эшләр төрле номинация буенча конкурска җибәрелә.
– Җиде номинация билгеләнгән иде. Шул номинацияләр буенча чаралар оештырдык. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм милли йолаларын кечкенәдән үк белеп үссеннәр дип, балалар бакчасында да “Каз өмәсе” күренешен тәкъдим итәргә булдык, – ди “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина.
Сентябрь аенда “Кыңгырау” балалар бакчасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе эшли башлаган. Бүген үткәрелгән “Каз өмәсе” шул бүлекчәнең беренче эше булып тора. Аны балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр, әбиләр бергәләп оештырган.
– Безнең бакчада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе, аның рәисе Римма Яруллина тәкъдиме белән, балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы йолалары белән таныштыру максатыннан оештырылды, – дип сөйләде “Кыңгырау” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Ирина Апсаматова. – Бүгенге чараны да борынгы җыр-биюләр аша туган телгә хөрмәт уяту, балаларның рухи дөньясын баету, туган телгә мәхәббәт уяту максаты белән үткәрәбез.
Бакчада “Каз өмәсе” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән. Һәм ул шулкадәрле эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бакча хезмәткәрләре, әниләр һәм әбиләр “Каз өмәсе” йоласының барлык нечкәлекләрен балаларга аңлаешлы итеп җиткерделәр. Сабыйлар үзләре дә анда бик теләп катнаштылар: җырладылар һәм биеделәр, тамаша кылдылар. Ахырда барысы да бергәләп чәй табынына җыелдылар.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев