Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Ел саен 3 июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – ЮХИДИ көне – билгеләп үтелә.

Баулы-информ хәбәрчесе Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илдар Мансуровтан ЮХИДИ көненең ничек узуы һәм автоинспектор һөнәренең яшьләрне ни өчен җәлеп итүе турында сорашты. Илдар Мансуров бала чагыннан ук, һәр малай кебек, автомобильләр белән кызыксынгандыр, мөгаен. Өстәвенә, әтисе машина йөртүче булып эшләгән һәм еш кына улын үзе белән сәфәргә дә алган.

Илдар Мансуров сүзләренә караганда, нәкъ менә әтисе транспортка мәхәббәт уяткан.

– Бала чагымда нинди дә булса башка белгечлек буенча эшләргә теләгем булмады, гел машиналар белән мәш килдем. Әти белән аларны еш ремонтлый идек, – ди ул.

Армиядән соң, ул Октябрьский шәһәрендә патруль-пост хезмәтендә эшли. Баулыга күченгәч, башта – эчке эшләр министрлыгы бүлегенең оператив-дежур частенда, ә 2018 елдан ЮХИДИ бүлекчәсендә эшли башлый.

Автоинспекция хезмәткәрләренең эше бихисап. Аларның төп бурычлары – юл хәрәкәтен контрольдә тоту, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар үткәрү, патрульлек маршрутларында җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау. Сүз уңаеннан, юлларда кагыйдә бозу очраклары еш була.

– Иң киң таралган кагыйдә бозу очракларын аерып кына күрсәтеп булмый, чөнки алар күп төрле. Мәсәлән, кызыл утка чыгу, тоташ линия аша чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу. Бу кагыйдә бозуларның барысы да юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра, шулай да иң куркынычы – машина йөртүче исерек килеш руль артына утыру, моның нинди исереклек – алкоголь яки наркотик исереклеге хәлендә булуы мөһим түгел. Мондый хәлдә кеше үзен контрольдә тота алмый,  ди Илдар Мансуров.

Дәүләт автоинспекциясе – үзенчәлекле һәм, һичшиксез, бик кирәкле хезмәт. Чөнки юллардагы тәртипне контрольдә тотмыйча булмый, трассаларда килеп туган проблемаларны хәл итү дә зарур. Һәм бу зур җаваплылык юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә йөкләнә.

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәтләре

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев