Баулы ансамбле хәйрия концерты оештырды
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Йолдыз Шакирова җитәкләгән «Асылъяр» вокаль ансамбленең хәйрия концерты булды. Концерттан кергән акчалар бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк. Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Баулы районының 95 еллыгына багышланды.
Егерме еллык тарихы, иҗаты булган “Асыльяр” вокаль ансамблен тамашачы тулы зал белән каршы алды.
– Ансамбльне соңгы биш елда мин җитәклим, – дип сөйләде Йолдыз Шакирова. – Моңа кадәр булган җитәкчеләр Баулының иң матур, иң гүзәл тавышлы кызларын җыеп алганнар. Баштагы составтан бездә хәзер ике генә кеше калды. Ул апаларны мин кызларым-апаларым дип йөртәм. Чөнки ансамбльнең яше олы. Шулай булса да алар үзләренең тавышларын саф чишмә челтерәведәй саклаганнар, мин сокланам. Биш ел эчендә коллективны яңадан туплап, матур-матур апаларны чакырдым, төрле яшьтәге җырчы апаларыбыз бар. Репертуарга килгәндә, мин үземә максат итеп куйган идем халык җырларын, ретро җырларны кертергә. Шул максатымнан тайпылмыйча гына эшләп киләбез. Ә бүген безнең концертыбыз – ул хәйрия концерты.
– Миңа шулкадәр ошый ансамбльдә җырларга, моңа кадәр гел үзем генә җырлый идем, ә хәзер үземнең генә җырлыйсым килми. Ансамбльдә рәхәт җырларга, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Тавыш булмаса да ансамбльдәге кызлар тавышыңны көчәйтеп җибәрәләр. Ә сәхнәгә чыгуга килгәндә, мин беренче тапкыр биш яшемдә чыкканмын. Мин аны үзем дә хәтерлим. Безнең әтиебез гармунчы иде, авылдагы бөтен концертлар аның белән уза иде. Нинди җыр икәнен дә хәтерләмим, авылыбызның иске клубы сәхнәсендә җырлаган идем мин. Шуннан китте инде, ул бит сәхнә чире бала вакыттан ук кешегә сеңә. Аннан сәхнәдән аерылмыйсың.
Ансамбль оешкан беренче көннәрдән үк сәхнәдә җырлаучыларның берсе – Сырдарья Әхмәтова. Ул сәхнәдән башка үзен күз алдына да китерә алмый.
–“Асылъярга” мин беренче көннән үк килдем дияргә була. Баулы ЦРБсында эшләдем утыз елдан артык. Гел үзешчән сәнгатьтә катнаша идем, – дип сөйләде Сырдарья Әхмәтова. – Бу ансамбльне Миннегөл Насыбуллина оештырды, ул чакырган иде мине. Аннары состав бераз үзгәрде, бүген бездә иң матур әбиләр, кызлар. Матур җырлар җырлыйбыз, мин бик яратып йөрим.
Сәхнәдә җырлау, ансамбль белән төрле бәйрәмнәрдә катнашу, бәйгеләргә чыгу үзешчән артистларга алга таба иҗат итәргә көч һәм дәрт бирә. Әнисә Садриева тормыш авырлыкларын да нәкъ менә ансамбльдә булып кына җиңә алган.
– Мин гомерем буе сәхнәдә дияргә була. Баулыга 1975 елда килдем мин, башта “Зифа каен” ансамбленә йөрдем, аннары “Асылъяр”да, – дип сөйләде Әнисә Садриева. – Тормышымда зур кайгылар кичереп тә, ансамбльгә йөреп, мин үземә яшәр өчен көч алдым, дәрт алдым. Ансамбльдә без барыбыз да бер гаилә кебек яшибез.
Концерт барышында шулай ук Йолдыз Шакирова җитәкләгән нәфис сүз түгәрәгенә йөрүче укучылар да чыгыш ясады. Районның “Тальянчылар” ансамбле, үзешчән җырчылары, Яңа Чүте авылы биючеләре катнашты. Рәзил Фәррәхетдинов җитәкләгән “Яшь тальянчылар” ансамбле концерт бизәге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев