Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалайкачы Ильяс Гәрәев Баулыда тәүге концертын бирде

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында Баулы егете, күп конкурслар лауреаты, виртуоз балалайкачы Ильяс Гәрәевнең дебют концерты үтте. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, ике сәгатьлек концерт программасы бик шома барды, тамашачыда зур кызыксыну уятты. Чөнки Ильяс балалайкада төрле жанрларны уйный, татар, рус, чит ил көйләрен зур осталык белән...

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында Баулы егете, күп конкурслар лауреаты, виртуоз балалайкачы Ильяс Гәрәевнең дебют концерты үтте.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, ике сәгатьлек концерт программасы бик шома барды, тамашачыда зур кызыксыну уятты. Чөнки Ильяс балалайкада төрле жанрларны уйный, татар, рус, чит ил көйләрен зур осталык белән башкара.

- Ильяска карап, сөенеп, сокланып утырдым, ул барлык чыгышларын югары дәрәҗәдә башкарды, - дип концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашты сәнгать мәктәбе укытучысы, егетнең остазы Анна Филимонова. - Тик аңа укырга кирәк. Концертлар куеп йөрсә, укуында тоткарлыклар булмас микән дип тә борчылып куйдым.

Сәхнәгә Ильяс белән бергә Октябрький шәһәренең музыка көллиятендә белем алучы яшь башкаручылар да чыкты. Скрипкачы Мәрьям Ибраһимова, җырчылар Фидан Сәхипгәрәев һәм Альберт Мөсәвиров тамашачыда соклану хисләре уятты.

- Концерт алдыннан белдерүләрне күбрәк ясыйсы калган. Шулай да залда кеше аз булуга бер дә борчылмадым. Бу бит әле беренче генә концерт бирүем, - диде Ильяс Гәрәев. - Бу чыгыштан соң эшлисе, программада үзгәртәсе әйберләрнең шактыйлыгын аңладым.

Ильяс безнең белән кыска гына әңгәмәдә үзенең уен коралы - балалайкага, анда булган серле дә, дәртле дә яңгыраш турында бик бирелеп сөйләде. Ул Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә төрле конкурсларда катнаша һәм һәрберсендә призлы урыннарга лаек була.

- Шушы көннәрдә генә Кытайга чакыру килде. Белмим инде, барып булырмы, - ди яшь балалайкачы. - Ә әлегә беренче планда тагын югары уку йортына кереп укып белем алу, мөмкинлектән чыгып, гастрольләргә йөрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев