Авыл хуҗалыгы техникасы язны көтә
Баулы районында кыр эшләре төгәлләнде, авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелды.
14 ноябрьгә булган мәгълүматка караганда, 1345 гектар мәйданнан көнбагыш урып-җыелган, бу көнбагыш чәчелгән барлык мәйданның 98 процентын тәшкил итә. 3362 тонна көнбагыш суктырылган, уңыш – гектарыннан 25 центнер. Хуҗалыклар туфракны төп эшкәртүне дә төгәлләде диярлек, план 99 процентка үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев