Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Автоинспекция профилактикага зур игътибар бирә

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализау күрсәткәнчә, 2016 елда районда юл-транспорт һәлакәтләре 2015 ел белән чагыштырганда кимрәк теркәлгән (былтыр - 22, 2015 елда - 32).

Мәсәлән, инспекторлар ел әйләнәсе юл ларның аеруча хәвефле участокларында, җәяүлеләр юл кичүләрендә дежур тора. Бүлекчә шулай ук юл хәрәкәте иминлеге федераль максатчан программасында катнаша.

Былтыр аварияләрдә алты кеше һәлак булган, 2015 елда - 11 кеше.

Аварияләрдә җәрәхәтләнүчеләр саны да кимегән (2015 - 45, 2016 - 29). 2016 елда ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартылучылар 2015 ел белән чагыштырганда 28,9 процентка күбрәк булган.

Эшчәнлек анализы күрсәткәнчә, безнең районда дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 6-18 сәгатьләрдә аварияләр ешрак була. Мондый хәл безнең районда инде күп еллар күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев