Автобус йөртүчеләрне тикшергәннәр
Баулы районында 25 августтан 8 сентябрьгә кадәр "Автобус" операциясе узган.
Операция Баулы районында яңа уку елы башында пассажирларны йөртүчеләргә карата контроль-күзәтчелек чараларын көчәйтү максатыннан узган. Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе пассажирлар йөртүче автобусларны (шул исәптән балаларны йөртүче) тикшергән. "Автобус" операциясе нәтиҗәләре буенча 69 автобус тикшерелгән, автобус йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 24 очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев