Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Арзан даруларның бәясе артырга мөмкин

Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның РФ Президенты Владимир Путинга язган хатында белдерелгән.

Россия Хөкүмәте фармкампанияләргә яшәү өчен кирәкле һәм 50 сум чамасы торган арзан препаратларга бәяләрне мөстәкыйль арттыру мөмкинлеге бирә торган закон проектын эшли. Яңа система 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның РФ Президенты Владимир Путинга язган хатында белдерелгән дип хәбәр итә РБК.
Моннан тыш, Хөкүмәт андый дарулар җитештерүчеләргә субсидия бүлеп бирергә ниятли.
Nielsen компаниясе тикшеренүләре буенча 2016 елның май аенда россиялеләрнең 70 проценты соңгы 4 айда даруларның бәяләре артуын сизгән. Россиялеләрнең 49 проценты, табиб тәкъдим иткән препаратларның бәяләре артык кыйммәт булу сәбәпле, аларны сатып алудан баш тартулары турында белдергән.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев