“Арба-Фест” фестиваленә – 5 яшь
Күптән көтелгән «Арба‑фест-2026» юбилей фестиваленә җыелган кунаклар, аларның гаиләләре өчен мавыктыргыч уеннар, иң яхшы һөнәрчеләрдән мастер-класслар, саф һавада актив ял һәм башка кызыклы вакыйгалар оештырылды.
Бөтен Рәсәйдән
Быел фестиваль үзенең юбилеен билгеләп үтте. Оештыручылар җирле халык һәм туристлар өчен бай һәм файдалы программа әзерләделәр. Чараларның сценарийлары балалар һәм өлкән буын кешеләренә кызыклы булсын өчен уйланылган иде. Вакыйгада аның географиясе аерым игътибарга лаек. Бәйрәмгә чакыруга Рәсәйнең төрле почмакларыннан Баулыга килгән 500 гә якын экипаж җавап биргән.
Россия көнен фестивальдә “Мин сине яратам, Россия” концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Концертны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров ачып җибәрде. Биш ел элек Баулыда бу фестивальне оештыру тәкъдимен дә нәкъ менә ул әйткән иде һәм бүген бәйрәм матур традициягә әверелде. Сәхнәдән Ильяс Гозәеров катнашучыларны төп дәүләт бәйрәме белән котлады, Россиянең бөек держава булуын, барлыгын һәм булачагын ассызыклады. Ул махсус хәрби операция сугышчыларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның батырлыгын, ныклыгын һәм Ватанга тугрылыгын билгеләп үтте.
Соңрак бүләкләү тантанасы узды. Баулы районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән районның социаль үсешенә өлеш керткән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән баулылар бүләкләнде. Шулай ук сәхнәдә 14 яше тулган 7 яшүсмергә паспорт тапшырылды. “Мин сине яратам, Россия” концерт программасы һәр кеше күңеленә хуш килде. Вокаль һәм хореография коллективлары бер-берсен алыштырып кныа тордылар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр дулкыны бүләк иттеләр.
Халык осталары эшләнмәләре сәүдә-ярминкәсе фестивальнең бизәге булды. Биредә бөтен Рәсәйдән килгән талантлар күргәзмәсе ачылды: агачтан уеп ясалган уенчыклардан, балчыктан ясалган сыннардан алып, өйдә пешерелгән хуш исле ризыклар, бал һәм башка авторлык продукциясенә кадәр бар иде. Кунаклар осталарның кабатланмас эшләрен рәхәтләнеп карадылар, истәлеккә сувенирлар һәм якыннарына бүләкләр сатып алдылар, ә күбесе хәтта заказ буенча мастер-класслар үтәргә дә өлгерде.
Ютазы районыннан Рәсилә Сабирова фестивальгә кәҗә сөтеннән ясалган сөт продукциясе алып килгән. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында ун кәҗә бар.
– Без Керкәле авылыннан. Авыл бөтенләй диярлек онытылган, урман эчендә урнашкан. Бу участокны без кәҗәләр өчен сатып алдык. Кәҗәләребез экологик урында йөри, ә без алардан файдалы продукция алабыз, – ди Рәсилә Сабирова.
Осталарның күбесе Баулы районыннан иде. Мәсәлән, Марта һәм Денис Лендяевлар “Арба-фест” ярминкәсенә кулдан эшләнгән товарлар – конфет, печенье, фестиваль логотибы төшерелгән тәңкәләр, саклаучы беләзекләр – алып килгәннәр. Денис – махсус хәрби операция катнашучысы, хәзер ул кыска вакытлы ялда һәм хатыны белән чарада катнашты.
Баулылы Люция Гыйльметдинова ярминкәгә гипстан сыннар алып килгән. “Арба-фест” фестивалендә ул аңа нигез салынганнан бирле катнаша. Биш ел рәттән фестивальдә җирле һөнәрчелек остаханәсе җитәкчесе Эльвира Косарева да катнаша, ул балчыктан ясалган продукция алып килгән.
Баулы осталары әйтүенчә, аларның продукциясе кунакларда зур ихтыяҗга ия, чөнки һәркем үзе белән истәлеккә бүләк алып китәргә тели.
“Тагын киләчәкбез”
Кәрванчылар өчен дүрт көн дәвамында да бай мәдәни-ял итү программасы әзерләнде, 13 июнь дә искәрмә булмады. Төп мәйданчык гөрләп торды. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мәдәни-күңел ачу нокталары һәм уникаль әйберләр сату эшләде.
Фестивальнең мәртәбәле кунакларын район башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында районның “Коймак патшалыгы”, “Рус амбары”, “Рус ишегалды” милли хуҗалык ишегаллары каршы алды. Кунаклар рус кухнясы ризыклары белән сыйландылар. Мини театр мәйданчыклары эшләде. Җирле осталарның “Чүлмәкче ишегалды”, “Гипс фигураларына рәсем ясау” мәйданчыкларында да кеше күп булды. Гипс фигураларны бизәү буенча мастер-класс вакытында катнашучылар техника нигезләрен үзләштерделәр, төп алымнарны өйрәнделәр һәм интерьер бизәге яки бүләк итеп куллана алырлык үз сувенирларын булдырдылар.
Воскресенск шәһәренең чиркәү кыңгырау шалтыратучылары мәктәбе җитәкчесе, звонарь-виртуоз Сергей Медведевның “Кыңгырау чыңы мәктәбе” мәйданчыгы үзенчәлекле булды, кунакларны аеруча җәлеп иткән ноктага әверелде. Сергей Медведев “Москва слезам не верит” кинофильмында туй звонаре ролен уйнаган.
– Мине фестивальне оештыручылар чакырды. Мин кыңгырау чыңы концертын күрсәтәм һәм үзләрен кыңгыраучы ролендә сынап карарга теләүчеләр өчен кыңгырау чыңы буенча осталык дәресе үткәрәм. Кыңгырау сәнгатенә мең елдан артык. Бу сәнгатькә, видеороликларны карап, үзең дә өйрәнергә мөмкин, әмма хәзер “Кыңгырау чыңы” мәктәпләре дә бар. Воскресенск шәһәрендә теләүчеләрне бу һөнәргә укытабыз, укучыларыбыз Россия шәһәрләре буенча беренче урыннарны алалар.
Сергей Медведев сүзләренчә, кешеләр күбрәк чиркәүләрдәге кыңгырау чыңы барлыкка килү тарихы белән кызыксына, ә ул рәхәтләнеп сөйли.
Милли колоритта бизәлгән ишегаллары, кунакчыллык һәм фестивальнең гомуми атмосферасы бер кешене дә битараф калдырмады.
– Без Самарадан дуслар белән килдек, сәяхәт итәбез. Бу фестиваль турында күптән беләбез. Дөресен генә әйткәндә, югары дәрәҗәдә итеп оештыру гаҗәпләндерде. Барысы да уйланылган, хуҗалар үзләре кабул итә. Күңелле атмосфера, – ди Петр Трофимов. – Останың кыңгырау чыңын ишетеп бу мәйданчыкка килдек. Тылсымлы яңгыраш, гаҗәеп көчкә ия кыңгырау чыңы! Ул бездә борынгыдан килгән сәнгать бит, күңел түренә үтеп керә. Күренеп тора, ул үз эшенең остасы, тамашачылар күңел биреп тыңлыйлар. Баулы “Арба-фест”ының киләчәге зур дип уйлыйм. Без күп кенә фестивальләрдә булдык, әмма Баулы фестивале ихлас һәм күңелле булуы белән аерылып тора.
– Мин үзем дә баулылы буларак, бүген шундый матур бәйрәмдә булу бик күңелле. Икенче көн инде баулылыларның хезмәте белән оештырылган чара дәвам итә, – ди ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин. – “Арба-фест” бишенче ел үткәрелә, ул ел саен масштаблырак төс ала бара, географиясе белән таң калдыра. Биш ел элек беренче тапкыр Баулы җиренә 28 кәрван килгән булса, бүген бу сан 400дән артып киткән. Димәк, бу бәйрәм бөтен ил буйлап игълан ителгән. 37 регионнан килүләрен исәпкә алсак, бу сан – илебез регионнарының гомуми санының өчтән береннән артыгын тәшкил итә. Баулыларның да ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен ишеттем. Якташларыбызның туристларны җәлеп итә башлавы сөендерә.
– Бу илебездә иң эре автомобиль сәяхәте фестивальләренең берсе, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Дәүләт Думасы депутаты һәм Дәүләт Думасының туризм һәм туризм инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Артем Прокофьев. – Бүген бу бик мөһим юнәлеш. Ул илебезнең туризм буенча милли проектына кергән, Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган 2035 елга кадәр автотуризмны үстерү стратегиясендә теркәлгән. Бүген туризмда автосәяхәт 70 процент тәшкил итә – бу автокемпинглар, автоөйләр. Баулы районы җитәкчелеге туризмны мәдәният белән берләштереп дөрес юнәлешне сайлаган. Туризм – икътисад, тәэсирләр генә түгел, ә мәдәни тәҗрибә алмашу да. Ел саен фестивальнең мәдәнияткә бәйләнеше зур. Бу я татар Сабан туе, яки Идел буеның башка халыклары, мәсәлән, удмурт, чуваш бәйрәме белән үрелә. Быел ул рус халыклары мәдәнияте “Еремеев ярминкәсе” белән бәйләп алып барылды. 2026 елга илебез президенты тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында бу бигрәк тә кыйммәтле. Тәэсирләр аңлатып бетерерлек түгел, фестивальнең киләчәге зур дип ышанам.
Бәйрәм программасына шулай ук елга буйлап сәяхәт, шәһәр эчендә күзәтү экскурсияләре, гастрономия турлары, яшел фитнес, балалар рәсемнәре конкурсы, спорт уеннары, күбекле кичәле анимация программасы, учак янында бардлар чыгышы, һава шарында күтәрелү һәм башка бик күп күңел ачу, ял итү сәгатьләре кертелгән иде. Һәркем үзенә ошаган күңел ачу юнәлешен сайлый алды.
Экипажлар арасында Түбән Новгородтан Ладугиннар автойорты да бар. Гаилә биш елдан артык сәяхәт итә.
– Без монда беренче тапкыр килдек. Элек без башка фестивальләрдә була идек. Мин әйтергә теләгән беренче мизгел – монда оештыру бик шәп! Территория әйләндереп алынган, су, электр бар. Бу бик шәп һәм караванерлар өчен бик мөһим. Бөтен җирдә су кытлыгы бар, ә монда юк. Без иркенләп су җыя алдык, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Сергей Ладугин. – Икенче мизгел – колоритлы программа, бөтен инфраструктура эшли, район башлыгы үзе дә кызыксына, һәм бу сизелә дә. Татарстан җире кунакчыл һәм без хәзер монда ел саен киләчәгебезне тәгаен беләм. Фестиваль турында узган ел белдек, шунда ук Баулыга килергә булдык.
Без Мәскәүдән. 2009 елдан бирле сәяхәт итәбез. Гади машинадан башладык. Европага барып кайттык һәм чын кемперлар барлыгын күрдек. Һәм без шул вакыттан бирле Европа, Россия буйлап сәяхәт итәбез. Сәяхәтчеләр арасында Баулы фестивале инде танылган. Берничә ел Питер тирәсендә уза торган фестиваль белән даталар туры килде һәм халык кая барырга белми аптырый иде, ә быел бирегә күбрәк кеше килде, – ди Виктор Жуков. – Азык- төлек, миллилек белән сугарылган табыннар, сый, концерт программасы – барысы да уйланылган, халык өчен эшләнгән. Мин җирле халык белән дә аралаштым. Барысы да канәгать. Шулай да сездә яхшы җитәкчелек, бәхет елмайган дисәң дә була.
Баулыда бөтенроссия дәрәҗәсендәге “Арба-фест 2026” фестивале уңышлы узды. Чара үз максатына иреште – уңай атмосфера булдырылды, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев