Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

15 май – Халыкара гаилә көне

Гаилә көне уңаеннан без сезгә Исергәптә яшәүче Гәрәевларның гаилә тарихы турында язып үтәбез.

Җир шарында булган һәр өй саен бер гаилә. Алар арасында халыкка танылганнары, ниндидер зур эшләр күрсәтеп шаулап йөргәннәре, шул ук вакытта тыныч кына үз бәхетләренә сөенеп, артык күзгә чалынмыйча гына, хезмәт эчендә “кайнап” яшәүчеләре байтак. Бәйрәм алдыннан Исергәп авылында яшәүче нәкъ шундый гаиләгә – Гүзәл һәм Сирин Гәрәевлар яшәгән йортка юл алам.

Ишегалдында, йортта ныклы ир-ат, хуҗа кулы бар икәне, ә өй эчендә уңган хуҗабикә барлыгы сизелеп тора. Бар җирдә тәртип, пөхтәлек, күзгә күренмәс ниндидер якты нур хөкем сөрә. Гаилә башлыгы Сирин газ хезмәтендә, ә хуҗабикә Гүзәл авылда фельдшер булып озак еллар эшлиләр. Алар икесе дә Исергәп авылында туып, дүрт класс аерма белән авыл мәктәбен тәмамлаганнар. Мәктәптән соң юллары аерылса да, язмыш аларны кабат кавыштыра.

Гәрәевларның бергә гомер итүләренә 30 ел. Алар ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар.

 

Тулырак  мәгълүматларны "Хезмәткә дан" газетасының 35 санында (15.05.2020) һәм бүген, 15 май көнне, Баулы телевидениесендә “Пар балдаклар” тапшыруында тулысынча карый аласыз.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев