Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Зиратлар һәм чишмәләр чистара

1 июньдә санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык төгәлләнә. Майның соңгы шимбәсендә Татар Томбарлы, Шәмәй һәм Миңнегол авыллары зиратларын чистарту буенча шимбә өмәсе узды. Әлеге игелекле эштә Томбарлы авыл җирлегенең байтак кешеләре катнашты. Чүпне чыгару өчен, "Берлек" хуҗалыгы техника бүлеп бирде. Шулай ук әлеге хуҗалык белгечләре көче белән чишмәләрне...

1 июньдә санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык төгәлләнә.
Майның соңгы шимбәсендә Татар Томбарлы, Шәмәй һәм Миңнегол авыллары зиратларын чистарту буенча шимбә өмәсе узды. Әлеге игелекле эштә Томбарлы авыл җирлегенең байтак кешеләре катнашты. Чүпне чыгару өчен, "Берлек" хуҗалыгы техника бүлеп бирде.
Шулай ук әлеге хуҗалык белгечләре көче белән чишмәләрне чистарту буенча зур эш алып барыла: бүгенге көнгә 5 чишмә төзекләндерелгән, куәтле техника кулланып, тагын ике су чыганагын чистарту планлаштырыла. Ә "Асылъяр" чишмәсен җирле мәктәп укучылары тәртипкә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев