Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ярдәмнең бәясе бар, мәрхәмәтлелек – бәясез

Матур, игелекле чара - чит илдә медицина тикшерүенә һәм дәвалауга мохтаҗ баулылы Марат Ильясов өчен акча җыю буенча хәйрия акциясе шимбә көнне М. Җәлил исемендәге мәдәният йотында узды.

Газетабызда без элегрәк тә Марат турында язып чыкканыбыз булды. Язмыш аны бик авыр сынау аша уздырса да, егет сынмаган, рухын төшерми, тормышны ярата, бернигә карамастан, гадәти тормышына кайтырга тырыша, үзлегеннән укып белем ала, иҗат белән шөгыльләнә. Ул инде күпкә ирешкән, аңа бик җитди диагноз куелса да (2006 елда ул авариягә эләгә һәм табиблар Маратның утыра алачагына да ышанмаган булалар), үзенең тырышлыгы һәм якыннары ярдәме белән Марат аз-азлап йөри башлаган һәм хәтта эшли дә - шундый ук җәрәхәтләр алган кешеләрне тернәкләндерү өчен тренажёрлар модельләрен ясый. Ләкин хәзер аңа югары квалификацияле ярдәм кирәк, ә аны бары чит илдә генә күрсәтә алалар. Район җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров булышлыгы белән Марат республика президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан. "Забота" хәйрия фонды оештыручысы булган Ришат Фазлытдин улы башлангычы белән, Германиягә бару өчен, акча җыю буенча әлеге акцияне үткәрү турында карарга киленгән. Тикшерү түләүсез булачак дип килешенгән, әмма юллык һәм анда яшәү өчен акча кирәк, ә дәвалауның күпме торачагын әле әйтүе авыр.

Акциядә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәр һәм район депутатлары катнаштылар. Бу игелекле эшкә волонтёрлар да үз өлешләрен керттеләр, алар шәһәр урамнарында Марат турында сөйләп, махсус тартмаларга акча җыйдылар. Нефтьчеләрнең ярдәме зур булды, алар Марат әле һәлакәткә тарыганчы ук ипотекага алган фатирның беренче кертеме буенча бурычны капладылар. Акция барышында барлыгы 100 мең сумнан артык акча җыелды.

Муниципаль район башлыгы Альберт Хабибуллин, марафонга старт биреп, Маратның, кешеләрнең ярдәменә генә өметләнеп калмыйча, булдыра алганча үзенең тырышуын билгеләп үтте. Егет пазллардан гаҗәеп матур картиналар җыя, алардан аның ихлас, матур хисләре бөркелә сыман. Ул картиналарны сатып алырга мөмкин.

Марат һәм аның әнисе Гәйшә ханым чара барышында берничә тапкыр рәхмәтләрен белдерделәр.

- Авариядән соң узган бу вакыт эчендә мин күп нәрсәләрне аңладым. Мин бәхетле кеше, чөнки минем искиткеч олы җанлы әнием бар, мин аңа бик рәхмәтле. Мин шулай ук ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Йөри, ниндидер эшне үзең башкара алу - шундый зур бәхет, ләкин без моны югалткач кына аңлый башлыйбыз. Бу сәяхәттән соң мин боларның барысын да эшли алырмын дип өметләнәм, - диде Марат. Көчле рухлы егетнең бу сүзләрен мәдәният йортына килүчеләр алкышлар белән каршы алдылар

Благотворительная помощь Ильясову Марату Мударисовичу

Для юрид. лиц

Реквизиты Банка:

Открытое акционерное общество "Сбербанк России"

Юридический адрес: 117997 г.Москва, ул.Вавилова, д.19

Отделение "Банк Татарстан" № 8610 г.Казань

Бугульминское отделение № 4694

ДО (ОКВКУ) № 4694/080

Почтовый адрес: 423930, РТ, г.Бавлы, ул.Пушкина, д.37,

тел. 8(85569) 5-42-70

Реквизиты:

р.с. 30301810062000606245

к.с. 30101810600000000603 в ГРКЦ НБ РТ г.Казань,

БИК 049205603

ИНН 7707083893

КПП 164502001, ОКПО 00032537, ОКВЭД 65.12

ОГРН 1027700132195

Счет № 40817810262451764764/54

Для физ.лиц

Открытое акционерное общество "Сбербанк России"

Р/С 40817810262451764764/54

№ карты 63900262 9018875988

Ильясов Марат Мударисович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев