Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Уңганнарга читтән ярдәм кирәкми

Район күләмендә терлекчелек продукциясен иң күп җитештерүче "Колос" кооперативында уракны дулкынлану белән көтеп алдылар. Басулардан терлекчелек тармагын тәэмин итәрлек күләмдә уңыш җыеп алып булырмы?

Көздән чәчелгән арыш һәм бодай уңышы куандырырлык булмаган, киресенчә, хуҗалык җитәкчелеген һәм механизаторларны борчуга салган. Сабан культураларының уңышы да шул дәрәҗәдә булса, терлекләрне тук кышлату өчен, икмәкне сатып алырга да туры килергә мөмкин. Шулай да язын чәчкән арпаны суктыра башлагач, күңелләре күтәрелеп киткән игенчеләрнең. Бункерлары тизрәк тула башлаган. Көзге культураларны суктырганда ашыкмыйча гына йөреп тә өлгергән икмәк ташучы автомобильләр дә тизлекләрен арттырганнар.

Икмәк дымлы, шуңа күрә хуҗалыкта аны теземнәргә салып киптергәч кенә суктыралар. Комбайнчылар эше бер сменалы итеп оештырылган. Ашыкмыйча, каударланмыйча гына, планлы рәвештә эшлиләр. Шулай булуга карамастан, урак темплары буенча районда иң яхшы күрсәткеч "Колос" кооперативында: район буенча уңыш 25,4 процент мәйданнан җыеп алынганда, биредә инде эшне 36 процентка башкарганнар иде.

"Колос"та урып-җыюда дүрт комбайн эшли. Аталы-уллы Геннадий һәм Артём Можгиннар, Юрий Бахтияров һәм Валерий Тараканов - күпьеллык эш тәҗрибәләре булган уңган механизаторлар. Юрий Бахтияров уракта үзенең 14 яшьлек улы Валерий белән эшли. Безнең белән сөйләшкән арада да Бахтияровларның "кыр корабы" туктап тормады, әти кеше улына "штурвалны" ышанып тапшыра. Сабый чагыннан ук техника тирәсендә йөреп үскән егет инде бүгеннән әтисенә алмаш булырга әзер. Максим Тихонов белән Валентин Сотников та яхшы остазлар янәшәсендә игенче һөнәрен практикада үзләштерәләр.

"Колос"та быел ындыр табагына эшкә өстәмә көчләрне әлегә җәлеп итмәгәннәр. Югары җитештерүчәнлекле ашлык чистарту агрегатлары алгач, аларга ихтыяҗ беткән.

- Уңыш та алай күп түгел бит быел, бюджет хезмәткәрләре ярдәменнән башка да җитешәбез. Ә инде кирәк булган очракта, мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары чакыру белән ярдәмгә килергә әзерләр. Безнең яшьләребез бик уңган, эшсөярләр, - ди хуҗалык икътисадчысы Анна Жирнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев