Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Тиз һәм яхшы сыйфат белән

16 июль - республикада рәсми рәвештә киң масштабта урак башлану көне дип игълан ителде.

Сишәмбе көнне «Берлек» ЧҖҖ базасында Баулы районы аграрийларының 2012 ел урагын үткәрүгә багышланган киңәшмәсе булды. Аны Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов алып барды. Кырлардагы хәлгә көндәлек мониторинг һәм эшне нәтиҗәле оештыру өчен төзелгән махсус республика штабы әгъзасы буларак, Нурислам Нуриманович урак чорында Баулы һәм Ютазы районнары аграрийларының эшен контрольдә тотачак. Шундый ук штаб районда да төзелгән, аның белән муниципаль район башлыгының урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин җитәкчелек итә.

Быел урак башка елларга караганда иртәрәк башланды. Һава торышы игенчеләргә үз шартларын куйды. Синоптиклар фаразлавы буенча, 23 июльдән бер атнага сузылачак яңгырлар көтелә икән, шуңа күрә киңәшмәдә хуҗалыклар җитәкчеләренә һава торышы үзгәргәнче көзге культураларны урып-җыюны тәмамлау яхшырак булуын искә төшерделәр. Ә, гомумән алганда, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенчеләргә уракны 20 августка тәмамлау бурычын йөкләде.

Киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм көзге чәчү турында да сүз барды. Быел да кышлату чорын ел ярымлык азык запасы әзерләп каршы алу бурычын тармак хезмәтчәннәре үз алларына бурыч итеп куйганнар. Ә көзге чәчүне быел бары тик чиста пар җирләрендә һәм картайган күпъеллык үлән биләгән мәйданнарны сөреп башкарырга җыеналар. Бу кышкы югалтуларны киметү максатын күздә тотып эшләнә.

Быел да хуҗалыкларда уракның ничек оештырылуын "Сыйфат контроле" төркемнәре күзәтеп һәм тикшереп торачак. Аларга район җитәкчелеге вәкилләре, аграр тармак ветераннары, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев