Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Техника кырга чыгарга әзер

Узган атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерлык хуҗалыкларының техника паркларын тикшерү булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрлыкның агросәнәгать комплексын техник тәэмин итү буенча киңәшчесе Фәрит Әхмәтов, "Россельхозцентр", "Россельхознадзор" идарәләре вәкилләре, район буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев һәм идарә белгечләре составында булган комиссия башта райондагы эре хуҗалыкларны тикшереп чыкты. Кыр эшләренә чыгасы техниканы төрле яклап сынадылар тикшерүчеләр: техник күзәтү үткәнлеген раслаучы документларын күрсәтүне дә таләп иттеләр, кабызып эшләтеп тә карадылар, төнлә эшләргә кирәк булган очракка тракторларның фаралары төзекме-юкмы икәненә һәм башкаларга игътибар иттеләр. Хуҗалыкларда хезмәтне саклау ничек оештырылганына аеруча зур игътибар бирелде. Шулай ук ындыр табакларына кереп, чәчүлек орлыкны әзерләү, аларны эшкәртү һәм зарарсызландыру эше ничек барганын карадылар.

"Николашкино", "Берлек", "Берёзовские зори" җәмгыятләренең, "Колос" кооперативының, "Хаҗиев", "Бәкер", "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыкларының кыр эшләре башланганчы техниканы әзерләвенә комиссия яхшы бәя бирде. Министр урынбасары Т.Таһирҗанов бу уңайдан болай диде:

- Хуҗалыкларда техникага хезмәт күрсәтү пунктларын, остаханәләрне саклап калгансыз, молодцы! Күп кенә районнарда аларны таркатып бетерделәр. Механизаторларга эшләү өчен шартларыгыз уңайлы.

Район хуҗалыкларының барысында да кондицион орлык запасы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Һәлак булган уҗым участокларына чәчәргә дә җитәчәк.

Узган атнада комиссия вак фермерлык хуҗалыкларының техникасы һәм чәчүлек материаллары әзерлеген дә тикшереп чыкты. Аларның кайберләренә һәм эре хуҗалыклардан "Хәнсевәр" һәм "Поповка" җәмгыятьләренә булган кайбер җитешсезлекләрне бетерергә күрсәтмә бирелде. Җир өлгереп җиткәнче алар булган кимчелекләрне төзәтеп бетерергә вәгъдә бирделәр, диделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев