Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Указ имзалады.

Бүген, 4 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.

Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген булдыру һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру инициативалары хупланды.
Татарстан Республикасы министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.
Планда Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнне, 2016 елның 21 маенда, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көнендә, 2016 елның 21 июлендә истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшлиячәк.
ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыруга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш.
Указ имзаланган көннән үз көченә керде.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев