Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар мәдәнияте японнарга да кызыклы

17-24 октябрьдә Япониядә Татар мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарага Татарстаннан рәсми делегация әгъзалары белән беррәттән галимнәр, сәнгать әһелләре, аш-су осталары да барачак. Океан артындагы куәтле һәм үзенчәлекле илләрнең берсе булган Япония халкына татар көй-моңнары, татар мультфильмнары, татар ризыклары, төрле күргәзмәләр тәкъдим ителәчәк.

Япониядә беренче мәчет төзелүгә быел 80 ел тула. Кобе шәһәрендә урнашкан бу гыйбадәтханәне ачуда Япониядәге татар диаспорасы вәкилләре дә зур көч куя. Галимнәр әлеге уңайдан Татар мәдәнияте көннәре кысаларында кoнференцияләр дә оештырырга ниятли.

- Япониядә татарларны өйрәнүче галимнәр белән очрашачакбыз, - ди Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов. - Аларның фәнни юнәлешләре, тикшеренү нәтиҗәләре белән танышачакбыз, киләчәктәге уртак проектлар турында да фикер алышачакбыз.

Очрашулар вакытында Япония архивларында сакланган татарга нисбәтле документ-материалларны ачыклау мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Хәзер инде беркемгә дә сер түгел, японнар татарлар белән шактый кызыксына. Араларында бабалары татар булганнар да очрый. Татар галимнәренең зурдан кубып японнар белән элемтәгә керүе беренче тапкыр булса да, моңарчы да багланышлар бар иде.

- Галимә Лариса Усманова Япониядә ун ел яшәп, анда фәнни тикшеренүләр үткәрде. Аның аша да элемтәләр булдырылган иде. Япониядән дә еш килделәр. Башка илләрдә оештырылган конференцияләрдә дә очраша идек, - ди Марат әфәнде.
Океан артында татар теленең популярлыгын галимнәр үзләренчә аңлата: Японнар бик җитди халык. Ниндидер эшкә алыналар икән, аны җиренә җиткереп башкаралар. Бу сыйфат аларның милли психологиясенә сеңгән. Япониянең атаклы тел галиме һәм тарихчысы Хаттори Широ (хатыны татар булган) татар теле һәм тарихы белән кызыксынган. Аның фаразлары буенча, татарлар һәм борынгы японнар арасында уртак тамырлар бар. Тел, музыка, фикер сөрешендәге уртаклыклар шуннан килә, дип саный тарихчы Хаттори Широ.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев