Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Таҗ Баулы чибәренә бирелде

Бөгелмә шәһәрендә "Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы нәни гүзәле 2012" матурлык һәм талант конкурсы финалы булып узды.

Җиңүче таҗы өчен Бөгелмәдән, Азнакайдан, Лениногорскидан, Баулыдан һәм Карабаштан 11 кыз көч сынашты. Баулы кызлары түбәндәге номинацияләрдә җиңүгә ия булдылар: "Нәни Гүзәл Елмаю" - Айгөл Гыйльфанова, "Нәни Гүзәл Задоринка" - Настя Котова, "Нәни Гүзәл Сөембикә" - Алсу Гыйльфанова, "Беренче принцесса" - Карина Галимова. Шунысы аеруча куанычлы: безнең Карина Гомәрова "Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы нәни гүзәле 2012" исеменә лаек булды. Шулай итеп, нәни королева таҗы Баулыга кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев