Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Печәннең витаминлы чагы

"Кызылъяр" җәмгыятендә быел азык культураларын 1500 гектар мәйданда игәләр. Аларның 900 гектары - күпьеллык үләннәр. Быел аларның 250 гектары яңартылган.

Кыш буена үз тракторларында терлекчелек тармагына хезмәт күрсәткән Илкам Бәдретдинов белән Альберт Садыйков, күпьеллык үләннәр өлгерү белән, үзләре иярләгән МТЗ-82 тракторына КС-2,1 чапкычы тагып, аны урырга керешкәннәр. Җәй башында өлгергән беренче уңыш печәне терлекләр өчен иң файдалысы, витаминнарга бае, диләр алар. Эшләрен чык кипкәнче үк башлыйлар һәм матур, эш өчен уңайлы һава торышының бер минутын да әрәм итмәскә тырышып, соңга кадәр эшлиләр. Һәрберсе көнгә ун гектардан ким булмаган мәйданда печән чаптыра.
Без алар янына кырга барганда иртәгә Сабан туе дигән көн иде. Аларның һәрберсе 70әр гектардан артык печән чаптырырга өлгергәннәр иде.
Сабан туена кадәр "Кызылъяр" җәмгыяте 120 тоннадан артык печән әзерләгән. Чапкан печәнне МТЗ-80 тракторы белән Дамир Хәйбрахманов җыйдыра. МТЗ-82 тракторында эшләүче Фәрит Габидуллин аны эскертләргә өя. Бу эшне башкаруда аңа Рамил Шәмсетдинов белән Рафикъ Таҗетдинов ярдәм итә. Кызылъярлылар терлек азыгын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүнең әһәмиятен яхшы беләләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, механизаторларга хезмәт хакын исәпләгәндә, сыйфатка зур әһәмият бирергә дигән күрсәтмә бирүе турында да хәбәрдар алар.
- Бездә, гомумән, эшкә салкын караучы механизаторлар юк, - диде безгә хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фәтхетдинов.
Еллык эш һәм язгы чәчү нәтиҗәләре буенча, бүген печән чабуда эшләүче Илкам Бәдретдинов быел "Чәчү батыры" исеменә лаек булды, авыл һәм район Сабан туйларында зурланды. 35 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгы производствосына багышлаган механизаторның бу беренче генә җиңүе түгел инде, аны районда күпләр алдынгы игенче буларак белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев