Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Никулиннар династиясе

9 октябрь көнне Казан шәһәрендә республика уңыш бәйрәме булды. Бөтен республикадан җыелган алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә анда Баулы районының "Николашкино" ЧҖҖ механизаторы Дмитрий Никулин да катнашты.

Авыл хуҗалыгы тармагында тулы династияләр эшләгән хуҗалыклар байтак. "Николашкино" җәмгыятендә, мәсәлән, бер фамилияне йөртүче биш туган эшли: Җәвидә, Юрий, Владимир, Дмитрий, Алексей Никулиннар.
Җәвидә ханым, инде лаеклы ялда булуына карамастан, гомере буена башкарган эшен дәвам итә - ул бозаулар карый. Ир-егетләрнең барысы да механизаторлар.
Җәмгыять директоры Гөлнара Сәмыйкова билгеләп үтүенчә, әлеге династиянең яшь вәкиле булган Дмитрий Никулинны инде бүген хуҗалыкның тоткасы дип әйтергә була. 18 яшеннән К-700 тракторында эшли башлаган егет һәр елны кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Эш күрсәткечләре буенча ул хуҗалыкта гына түгел, район буенча да инде берничә ел беренчелеккә чыкты. 2011 елны Сабан туенда ул чәчү батыры буларак җиңел автомобиль белән бүләкләнде.
Дмитрийның әтисе Юрий Никулин озак еллар хуҗалыкта механизатор булып хезмәт иткән, аннары берничә ел башка тармакта эшләп алган. Быел ул, үзе өчен якынрак булган авыл хуҗалыгында эшләү өчен, урак вакытында кабат "Николашкино" җәмгыятенә кайткан. Бу гаиләдән Владимир һәм Алексей Никулиннар да быел уракта җиң сызганып эшләп, хуҗалыкка кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык базасын булдыруга үзләренең лаеклы өлешләрен керткәннәр. Шундый династия вәкилләре белән аралашкач, күңелдә авыл хуҗалыгы ышанычлы кулларда, дигән уй туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев