Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кунак яңгыр алып килде

Дүшәмбе көнне Баулы районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшкәртү буенча урынбасары Илдус Габдраһманов булып китте.

Казан кунагы район башлыгы Альберт Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев белән бергәлектә район кырларының торышы белән танышты. Быел май һәм июнь айларында кирәкле күләмдә яңгыр яумавы сәбәпле республиканың көнъяк-көнчыгышының дүрт районында, шул исәптән Баулы районында корылык булды.

Министр урынбасары кырларны караганнан соң авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты һәм үзенең бәясен бирде.

- Кырлар начар дип әйтмим, сездән торганын барысын эшләгәнсез, әмма хәл быел җиңелләрдән түгел. Ниндидер зур акчалата ярдәм булыр дип көтәргә кирәкми. Бүген финанс яктан ярдәм алу өчен хуҗалыкларга иминиятләштерү компанияләре белән яхшы итеп эшләргә кирәк. Һавага карап, яңгыр булырмы-юкмы дип кенә утырырга кирәкми, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Берничә көн эчендә яңгыр булса, әле ниндидер уңыш алуга өмет бар. Корткычларга каршы эшкәртү, тукландыру, корылыкка каршы чаралар башкарырга була, комбинацияләр күп, сайлагыз, уйлагыз, - диде ул.

Ринат Кәрәм улы сүзләренә караганда, быел районыбыз аграрийлары зур уңыш алырга өметләнми. Мәсәлән, терлек азыгы әзерләүгә килгәндә генә дә, быел гектардан 4 мең тонна печән, 4-5 тонна сенаж хәзерләнер дип көтелә, бу узган ел белән чагыштырганда ике-өч мәртәбәгә кимрәк.

Шулай ук пар җирләре буенча, минераль ашламалар турында да сүз барды.

- Минем арттан яңгыр килергә тиеш, - дип шаяртты министр урынбасары. Кунакның юраганы дөрес булды - шул ук көнне яңгыр башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев