Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Күптән көтелгән бүләк

Энгельс урамындагы 50нче йорт ишегалдында хоккей корты ачылу якында яшәүче балалар өчен күптән көтелгән күңелле вакыйга булды.

- Якын-тирәдәге йортларда 50ләп малай яши. Без ел саен кышын хоккей уйныйбыз, элек капкалар урынына кар өемнәре ясап, урам уртасында ярышлар оештыра идек. Янәшәдән узган машиналарга юл бирдек тә, уенны дәвам иттек, - дип сөйли сигезенче сыйныф укучысы Руслан Хәмидуллин. - Узган ел без хәтта лесхоз малайлары белән аларның буа бозында иптәшләр матчы оештырып, җиңүгә ирешкән идек, - дип кушыла әңгәмәгә Васкан Геворгян. - Өлкәннәр безгә тиздән ишегалдыгызда хоккей уйнаячаксыз, дип вәгъдә иткәннәр иде, сүзләрендә тордылар.
Хоккей корты төзелешен оештыруда әлеге йортта яшәүче Р.Кадыйрованың, З.Абдуллинаның һәм Н.Дровкинның өлеше зур. Бу эшне нәкъ менә алар башлап йөргәннәр.
- Мин үзем элек спорт белән актив шөгыльләнә идем, 1950-1960 елларда балаларны шушы спорт төренә өйрәттем. Монда кайчагында тулы бер микрорайон җыела. Барысының да Боз сараена йөрергә мөмкинлеге юк бит. Балаларның спортка тартылуына күңел сөенә, - ди Энгельс урамындагы 50нче йортта яшәүче Николай Дровкин. Балаларның ялын файдалы итеп оештыру үтенече белән нәкъ менә ул район Советына мөрәҗәгать иткән һәм аның соравын игътибарсыз калдырмаганнар. Шулай итеп, шәһәр предприятиеләре көче белән хоккей корты төзелгән. Узган ел биредә боз җәелгән,
бортлар ясалган, капкалар урнаштырылган, электр үткәрелгән. Хоккей кортын ачу тантанасы көнне биредә Боз сарае хоккейчылары белән иптәшләр матчы үткәрелде. Шайбаны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов уенга кертте.
Балаларның йөзләрендә балкыган шатлык хисләрен сүзләр белән аңлатып бирер-лек түгел, алар бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Алда әле балаларны бик күп уеннар һәм җиңүләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев