Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ихлас рәхмәт хисе белән

6 майда Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы муниципаль районы Советы бинасына, традиция буенча, сугышта катнашучылар, тыл ветераннары һәм район ветераннар советы вәкилләре чакырылды. Кунаклар хөрмәтенә чәй табыны, концерт программасы оештырылды. Тантана бик матур узды. Өлкән буын вәкилләре адресына эчкерсез, җылы теләкләр яңгырады. - Без сезнең үрнәктә яшәгән,...

6 майда Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы муниципаль районы Советы бинасына, традиция буенча, сугышта катнашучылар, тыл ветераннары һәм район ветераннар советы вәкилләре чакырылды. Кунаклар хөрмәтенә чәй табыны, концерт программасы оештырылды. Тантана бик матур узды.

Өлкән буын вәкилләре адресына эчкерсез, җылы теләкләр яңгырады.

- Без сезнең үрнәктә яшәгән, укыган һәм эшләгән кешеләр. Фронттагы һәм тылдагы батырлыкларыгыз өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез. Сезнең белән мондый очрашулар күп тапкырлар кабатлансын, - диде район башлыгы Альберт Хәбибуллин үзенең сәламләү чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев