Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хезмәтне саклау һәм “яшел” икътисад

Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ), дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын производство имгәнүләренә һәм авыруларга китерүче эшләр белән бәйле проблемаларга киңрәк җәлеп итү өчен, 28 апрельне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан итте.

Кешеләрнең күп өлеше үз гомерләренең өчтән береннән артыгын диярлек эш урынында үткәрә, әгәр дә ул бу очракта куркынычка дучар ителә икән, җитештерү эшчәнлеге өчен нигез югала дигән сүз. Халыкара хезмәт оешмасы бәяләмәләре буенча, 2,3 миллионга якын кеше ел саен эш урынында бәхетсез очраклардан яки эшчәнлек белән бәйле авырулар нәтиҗәсендә вафат була. "Хезмәтне "яшел" икътисадка күчерү" темасы 2012 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне темасына әверелде. Аның асылы түбәндәгечә: икътисадның һәм җәмгыятьнең экологик тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен, сәламәтлек-не, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын саклауны әйләнә-тирә мохитне яклау белән берләштерү кирәк. Мисал өчен, производство бүленеп чыккан углеродлы матдәләрне киметергә һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдаланырга тиеш. Шул вакытта кайбер эш урыннарында кулланылучы технологияләр әйләнә-тирә мохитне саклап кала, ләкин кеше өчен куркыныч чыганак булып калырга мөмкиннәр.
Ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында "Баулынефть" идарәсендә төрле чаралар үткәрелә. Быел да бу көн игътибарсыз калмый.
- Безнең идарәдә әлеге календарь көненә багышлап айлык узачак. Бүгенге көндә чаралар планы инде эшләнгән. Мәсәлән, ППН һәм ПРС цехлары базаларында семинар оештырылачак, анда белгечләр сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә эш тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, үзләренең уңай тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, хезмәт шартлары торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча сатирик фотогазета яисә фотостенд чыгару планлаштырыла, анда кимчелекләр, җитешсезлекләр чагылыш табачак, - дип билгеләп үтте "Баулынефть" идарәсе баш инженерының хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары Илкам Зарипов.
Хезмәтне саклау хезмәт эшчәнлеге процессы барышында хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын тәэмин итү дигән сүз. Аерым алганда, "Баулынефть" идарәсендә ул эш урыннарын аттестацияләүне, махсус эш киемнәре, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итүне, социаль ташламалар һәм гарантияләрне, профилактик медицина тикшерүләре оештыруны үз эченә ала. Шуңа күрә, хезмәтне саклауга җәлеп ителүче акчалар предприятиенең һәм, тулаем алганда, дәүләтнең үсешен инвестицияләү дигән сүз. Әгәр дә эш шартлары хезмәткәрнең сәламәтле-ген саклауга булышлык итә икән, бу очракта ул үз бурычларын үтәячәк һәм предприятиегә табыш, дәүләткә салым китерәчәк. Шуның белән хезмәт җитештерүчәнлеге дә артачак, бәхетсезлек очраклары, җиһазларның сафтан чыгуы кимиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев