Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Газетаның электрон мәйданчыгы киңәя

7 апрель - Рунетның (рус телендәге интернетның) туган көне. "Вконтакте" социаль челтәрендә газетабызның "Бавлы - Слава труду" дип исемләнгән төркеме (http://vk.com/club33383487) катнашучылары саны инде биш йөзгә тулды.

Бер тәүлек эчендә төркемгә кереп чыгучыларның уртача саны 49 кешегә җитте. Мәсәлән, 3 апрель көнне 62 кеше кергән, төркемдәге мәгълүматлар 170 тапкыр каралган. Кешеләр күбрәк "Стена"дагы һәм "Обсуждения" бүлегендәге язмаларны укыйлар. "Фотоальбомы" һәм "Видеозаписи" бүлекләре дә популяр.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте үзгәрешсез кала бирә. Беренчеләре ике тапкыр кимрәк. Катнашучыларның дүрттән бер өлеше - балалар һәм яшүсмерләр.
Төркемгә керүчеләр арасында Баулыда яшәүчеләр саны 72 процентка кадәр кимеде. Ә менә Казанда яшәп төркем белән кызыксынучылар арта - 17 процент, Бөгелмәдән керүчеләр - 4 процент, Октябрьскийдан - 3, Әлмәттән - 2 процент. Иң кызыгы шул - хәзер безне чит илдән дә карыйлар: Германиядән һәм Украинадан керүчеләр теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев