Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Дуслык, теләктәшлек һәм спорт берләштерде

Дуслык, теләктәшлек һәм спорт берләштерде "Россия чаңгы юллары-2012" дип исемләнгән ХХХ бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучыларның рәсми исемлегенә шәһәребез кермәсә дә, узган ялларда 1200 баулылы әлеге массакүләм спорт бәйрәменә теләктәшлек белдереп чаңгыга басты.

"Россия чаңгы юллары" - катнашучылар саны буенча иң массакүләм чараларның берсе. Узган шимбәдә дә, һава температурасы минус 20 градустан түбән булуга карамастан, "Нефтьче" стадионына 500 дән артык кеше җыелды. Бирегә килүчеләр арасында 5 яшьлек нәниләрне дә, тугызынчы дистәне ваклаучы өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Авыллардан килүчеләр дә шактый булды. Кемдер үзе катнаша, кемдер йөгерүчеләргә көч биреп, аларга җылы киемнәр, кайнар чәй әзерләп тора. Монда җыелучыларны дуслык, теләктәшлек һәм спорт берләштерде.
1998 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында беренче урыннарны Анастасия Дмитриева (6нчы мәктәп) һәм Алексей Безенов (Покровский Урыстамак) яулады. 1996-1997 елларда туган кызлар арасында зур аерма белән алга ыргылып чыккан 7нче мәктәп укучысы Катерина Абляева финишка беренче килде, ә егетләр арасында Покровский Урыстамак мәктәбе укучысы Роман Безенов беренче булды. Шунысы игътибарга лаек, бу яшь төркемендәге ярышта башка бөтен призлы урыннарны да урыстамаклылар яулады. 1993-1995 елларда туганнар арасында Дина Дмитриева (6нчы мәктәп), Олег Кириллов (3нче мәктәп) финишка беренче булып килделәр.
Аннары 19-45 яшьлек хатын-кызларга старт бирелде. Бу бәйгедә иң җитезе Татар Томбарлы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова булуы ачыкланды. Шул ук яшь төркемендә ир-атлар арасында финишка иң беренче булып "Нефтестрой" җәмгыятендә эшләүче Финил Гайнаншин килде. 46 яшьтән өлкәннәр арасында Татьяна Вәлиева (агроколледж) һәм Валера Афанасьев ("Баулынефть" идарәсе) почёт пьедесталының иң биек баскычына менүгә лаек булдылар. VIP-йөгерештә катнашырга теләүчеләр генә быел бик аз булып чыкты. Дөресрәге, бер генә кеше - агроколледж директоры һәм район Советы депутаты Гөләндәм Камалиева.
Узган ялларда "Баулынефть" идарәсе нефтьчеләре "Шәүлегән" спорт базасы янындагы чаңгы юлында үз ярышларын оештырдылар. Бу ике көндә барлыгы 700 нефтьче чаңгыга басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев