Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бозлавыкка каршы көрәш дәвам итә

Бу көннәрдә һава торышы юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен зур мәшәкатьләр тудырды.

Төзекләндерү идарәсенә ял көннәрендә дә актив эшләргә туры килде. 20гә якын кеше тротуарларны кар "боткасыннан" чистартты. Барлык булган техниканы эшкә җигәргә туры килде - юлларга 9 берәмлек техника - грейдерлар, роторлар, КамАЗ автомашиналары чыкты. Кичә 15 кеше тротуарларны боздан арындырды һәм ком сипте.

Идарә хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, кар чистарту эшенә юлда калдырылган автомобильләр комачаулый. ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә андый машиналарны эвакуацияләргә туры килә, шуңа күрә иң яхшысы - машинаны юлда калдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев