Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда юлларны кардан чистарталар

Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать үзенең дуамал холкын күрсәтә башлады. Кышкы чор торак-коммуналь хезмәтләр өчен җаваплы һәм сынау чоры.

Бу көннәрдә машина һәм җәяүлеләр юлын чистартуга күп көч сарыф ителде.

- Нинди генә көчле бураннарга карамастан, юллар халык иртән эшкә, балалар мәктәпкә барырлык булырга тиеш, - ди Баулы шәһәр башкарма комитеты торак-коммуналь хезмәтләр бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шәймәрданов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә юлларны чистартуга ике грейдер, бер КамАЗ, биш МТЗ тракторы, 50ләп кеше җәлеп ителгән. Алар барлыгы 110 чакрым озынлыктагы машина юлына һәм 160 чакрым җәяүлеләр юлына хезмәт күрсәтә, шулай ук 19 тукталыш мәйданчыгы да алар җаваплылыгында.

Транспорт тәгәрмәчләре таймасын, шуның нәтиҗәсендә боз катламы хасил булмасын өчен юлларга бозлавыкка каршы сибү өчен 200 кубометр күләмендә тозлы ком катнашмасы алдан ук әзерләнгән.

Бик көчле бураннар булганда график нигезендә башка оешмаларны да җәлеп итү, тәүлек буена кизү торулар да оештырыла.

- Юлларда транспорт чаралары тоткарлыксыз уза алсын, карны читкә чыгару өчен бар көчне куеп эшләргә тырышабыз. Үзәк юлларны чистарту алай кыенлык тудырмый, ә ишегалларын кардан чистартуга куеп калдырылган машиналар комачау итә, - ди җитәкче.

Бүген без машина йөртүчеләр белән дә аралаштык. Фикерләр төрле, әмма күпчелек кеше юл хезмәткәрләренең хәлен аңлый. Машина йөртүдә 40 елдан артык стажы булган Александр Горожанкин соңгы елларда юлларның күзгә күренеп яхшыруын, вакытында чистартуларын мактап телгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев